Новости

М.Җәлил исемендәге опера һәм балет театрында Сания Хантимерова юбилее уздырыла 27.02.2015

М.Җәлил исемендәге опера һәм балет театрында Сания Хантимерова юбилее уздырыла

(Казан, 27 февраль, “Татар-информ”). Иртәгә кичке 6 да М. Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет академия театры сәхнәсендә “Шүрәле” спектакле күрсәтелә. Ул Татарстанның халык артисты Сания Хантимерованың юбилеена багышлана.

Белешмә өчен. Казан кызы Сания Хантимерова (13.02. 1945) Ленинградтагы А. Я. Ваганов исемендәге Рус балеты академия училищесын тәмамлаган. Ул сәхнәдә 40тан артык партия башкарган. Алар арасында Сөембикә (“Шүрәле”), Сәрви (“Су анасы”), Зөһрә (“Зөһрә”), ә классик балетларда – Аккош (“Аккош күле”), Аврора (“Йокыга талган гүзәл”), Жизель (“Жизель”), Сильфида (“Сильфида”), Джульетта (“Ромео һәм Джульетта”) партияләре бар. Аның башкаруында иң танылган партияләрнең берсе — “Шүрәле” балетындагы Сөембикә кыз-кош партиясе.

“Балетта актерлык сәләтеңне күрсәтә алу мине һәрвакыт җәлеп итә. Күп балетларда бер үк әйберне әллә ничә тапкыр башкарсам да, мин һәрвакыт тәңгәл килмәгән хореографик интонацияләрне эзләдем һәм, аларны сәхнәдән күрсәткәндә, төрле стильдәге балетларда бер үк арабеск кабатланмасын дип тырыштым”, - ди ул.

Сания Хантимерова төрле илләрдә гастрольләрдә була. Татар хореографиясен ул ГДРда, Югославия, Польша, Австрия, Һиндстан, Малайзия, Пакстан, Таиланд тамашачыларына тәкъдим итә.

1975 елдан ул Казан хореография училищесында педагог булып эшли башлый һәм бик күп балет йолдызларын тәрбияли. Алар арасында Луиза Мөхәммәтгалиева, Николай Шильников, Артем Белов һәм Игорь Жуков, Марина Мамин-Олгы, Михаил Тимаев, Александра Елагина, Айсылу Мирхафизхан һ.б. бар, диелә театрның матбугат хезмәте хәбәрендә.

Возврат к списку

Блог ТАГТОиБ им М.Джалиля