Новости

“Театр – сугыш ветераннары һәм тыл хезмәтчәннәренә” хәйрия акциясе башлана 01.06.2015

“Театр – сугыш ветераннары һәм тыл хезмәтчәннәренә” хәйрия акциясе башлана

 (Казан, 1 июнь, “Татар-информ”). 3 июнь көнне М. Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет академия театрында “Театр – сугыш ветераннары һәм тыл хезмәтчәннәренә” хәйрия акциясе башлана. Ул Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышлана. Акция кысаларында июнь-июль айларында биредә 2,5 мең сугыш ветераны һәм тыл хезмәтчәне спектакльләр карый алачак.

Аның программасына 13 спектакль кертелгән, болар − “Любовный напиток”, “Риголетто”, “Набукко”, “Лючия ди Ламмермур” һәм “Аида” опералары, “Спартак”, “Лебединое озеро”, “Шүрәле”, “Ромео и Джульетта” һәм “Золотая Орда” балетлары. Спектакльләрдә Михаил Казаков, Алексей Татаринцев, Марина Нерабеева, Оксана Крамарева, Сергей Ковнир һ.б. җырчыларны тыңларга, төп партияләрдә Кристина Андреева, Нурлан Канетов, Михаил Тимаев һ.б. биюен күрергә мөмкин булачак.

“Театр – сугыш ветераннары һәм тыл хезмәтчәннәренә” хәйрия акциясе 2009 елдан бирле уздырыла. Әлеге вакыт дәверендә барлыгы 9 дистәләп хәйрия спектакле күрсәтелгән, аларны 20 меңнән артык кеше тамаша кылган. “Казан вертолет заводы”, акцияне уздыру максатыннан, театрга 8 миллион сумга якын акча күчергән, диелә театрның матбугат хезмәте хәбәрендә.

Возврат к списку

Блог ТАГТОиБ им М.Джалиля