Тарих

Казанда беренче театр тамашалары 1791 елда куела башлаган. Тәүге спектакльләр хәтта 400 урынлык махсус залы да булган гимназия театрында күрсәтелгән. Театрның беренче агач бинасы 1803 елда салынган, ул хәзерге театр бинасы урынында булган.
1842 елгы янгын шәһәргә коточкыч зыян сала, ул чордагы театр биналары турында белешмәләр дә сакланмаган. 1845 елда яңа таш бинага нигез салына. Ул кызыл кирпечтән хәзерге Ирек мәйданындагы сквер урынында (Ленин һәйкәле артында) төзелә. Яңа бинада беренче спектакльләр 1851 елда куела.

Казанда опера сәнгате үсешенең тирәнгә киткән тамырлары бар: опера һәрчак драма һәм оперетта белән янәшә яши. Төрле җирләрдән, нигездә итальян опера труппалары килеп чыгыш ясаганнар. Даими опера сезоннары П.М.Медведев антрепризасыннан башланган. 1874 елның 26 августында Казан опера труппасы артистлары тарафыннан беренче опера – М.И.Глинканың «Жизнь за царя» («Иван Сусанин») спектакле тулысы белән тәкъдим ителә. Казанда даими опера сезоннары шушы көннән башланган дип санала.

1874 елның 4 декабрь төнендә театр бинасы яна. 1875 елда ул шушы ук урында – хәзерге Ирек мәйданы скверы урынында кабаттан торгызылып, 1919 елгы янгынга кадәр эшли, янгыннан соң кабат торгызылмый.

1934 елда Казанда Татар дәүләт опера театры (нәкъ менә – опера, опера һәм балет түгел) төзү турында карар кабул ителә. Мәскәү архитекторы Скворцов проекты буенча 1936 елда театр бинасы салына башлый. Соңрак Казан архитекторы Гайнетдинов проектка үзгәрешләр кертә. Бөек Ватан сугышы башлану аркасында театр бинасы төзү 20 елга сузыла.

1939 елның 17 июнендә тантаналы рәвештә Татар дәүләт опера һәм балет театры ачыла һәм Н.Җиһановның “Качкын” операсы күрсәтелә. Театрның үз бинасы төзелеп бетмәгәнгә күрә, спектакльләр Татар дәүләт театрында, Рус Зур драма театрында һәм Казанның башка сәхнәләрендә үтә.

1956 елның 28 сентябрендә Татар дәүләт опера һәм балет театрының яңа бинасы Н.Җиһановның «Алтынчәч» операсы белән ачыла. Шул ук елны театрга Советлар Союзы Герое, 1939-1941 елларда театрның әдәби бүлеген җитәкләгән шагыйрь Муса Җәлил исеме бирелә.

1988 елда театрга «академия» статусы бирелә.

1981 елдан башлап Муса Җәлил исемендәге Татар академия дәүләт опера һәм балет театрының алыштыргысыз директоры - Рәүфәл Мөхәммәтҗанов. Россиядә беренчеләрдән булып ул театрга талантлы режиссёрлар, балетмейстрелар, рәссамнар һәм башкаручыларны тарта торган уникаль сәнгать-администрация моделен тормышка ашыра башлады.

1982 елда Рәүфәл мөхәммәтҗанов инициативасы белән Казанда Ф.И.Шаляпин исемендәге Халыкара опера фестиваленә нигез салына. Ул ел саен бөек рус җырчысының туган каласында февраль аенда үткәрелә (13 февраль – Ф.И.Шаляпинның туган көне). Халыкара классик балет фестивале 1987 елда барлыкка килә. 1993 елда фестиваль күренекле биюче Рудольф Нуриев ризалыгы белән, аның исемен йөртә башлый.

Фестивальләрнең икесе дә музыкаль-театраль Татарстанның «визит карточкасы». Ул елдан-ел ныгый, популярлаша, Татарстанның һәм Россиянең әһәмиятле мәдәни вакыйгасына әверелә бара.

Блог ТАГТОиБ им М.Джалиля