Новости

Венера Ганиева, юбилее уңаеннан, концерт программалары әзерләгән 12.03.2015

Венера Ганиева, юбилее уңаеннан, концерт программалары әзерләгән

(Казан, 12 март, “Татар-информ”, Лилия Локманова). Быел ТРның һәм РФның халык артисты, Г. Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Венера Ганиева үзенең юбилеен билгеләп үтә. Шул уңайдан, “Пирамида” мәдәни күңел ачу үзәгендә 24-25 март көннәрендә аның концертлары узачак. Бу хакта юбиляр бүген үзе “Татар-информ” МАда узган матбугат конференциясендә хәбәр итте.

“Елга бер тапкыр мин, үземнең укучыларым белән берлектә, концерт программасы тәкъдим итәм. Татар эстрадасының 50 проценты диярлек − миндә белем алган артистлар. Алар арасында Раяз Фасыйхов, Мөнир Рахмаев, Мәликә, Вадим Захаров һ.б. бар. Мин алар белән бик горурланам. Концерт программасы тамашачыларга ошар дип ышанасы килә”, - диде ул.

22 апрельдә исә Венера Ганиева М. Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет академия театры сәхнәсендә “Мәңгелек мәхәббәт көйләре...” концерт программасын тәкъдим итә. Программада татар, рус, чит ил композиторлары романслары, эстрада җырлары яңгыраячак. Чарада Әхмәд Агади (Санкт-Петербургның Мария театры), Алексей Татаринцев (Мәскәүнең Е. Колобов исемендәге Яңа опера театры) һәм М. Җәлил театрыннан Венера Протасова, Гөльнора Гатина, шулай ук Филүс Каһиров катнашуы көтелә.

Искәртеп узабыз: Венера Әхәт кызы Ганиева 1955 елның 24 мартында Казан шәһәрендә туган. 1983 елда Н. Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясен тәмамлаган. Шул елдан алып, М. Җәлил исемендәге опера һәм балет театрында солистка. Соңрак - Казан Дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетының музыка сәнгате факультетының ялгыз җырлау кафедрасы мөдире, профессор.

Возврат к списку

Блог ТАГТОиБ им М.Джалиля