Новости

“Dona nobis pacem” спектакль-мәсәленең дөньякүләм премьерасы казанлыларга тәкъдим ителә 12.03.2015

“Dona nobis pacem” спектакль-мәсәленең дөньякүләм премьерасы казанлыларга тәкъдим ителә



 (Казан, 12 март, “Татар-информ”). 14 һәм 15 апрельдә М.Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет академия театрында И.С.Бахның Мессы си минор музыкасына язылган “Dona nobis pacem” (“Тынычлык бүләк ит безгә”) спектакленең дөньякүләм премьерасы була. Куелышны легендар куючы, танылган хореограф, актер, рәссам, шагыйрь Владимир Васильев куя. Мәсәл-спектакльдә театр оркестры, хоры, балеты артистлары, опера җырчылары катнаша, дип хәбәр итә Җәлил театрының матбугат хезмәте.

Спектакльдә чакырылган солистлар да катнаша – Болгариядән Эмилия Иванова (сопрано), Россиянең Зур театрыннан Агунда Кулаева (меццо), Мәскәүнең Е.Колобов исемендәге Яңа Опера театрыннан Алексей Татаринцев (тенор) һәм Максим Кузьмин-Караваев (бас). Соло балет партияләрендә татар опера һәм балет театры солистлары  Кристина Андреева, Михаил Тимаев, Мидори Тэрада, Коя Окава, Аманда Гомес катнаша. Спектакльнең музыка җитәкчесе һәм дирижеры – Винсент де Корт (Нидерландлар), хормейстер – Любовь Дразнина, дирижер ассистенты – Алессандро Биччи (Италия).


Возврат к списку

Блог ТАГТОиБ им М.Джалиля