26.02.2015
Нидерландиядә Муса Җәлил исемендәге Татар Академия Дәүләт опера һәм балет театрының опера театры гастрольләре башланды
24 февральдә Роттердамда Муса Җәлил исемендәге Татар Академия Дәүләт опера һәм балет театрының беренче спектакле – «Кармен» күрсәтелде. Спектакльне 1400 тамашачы карады. Чыгышлар Амстердамда, Эйндховенда, Гаагада һәм Төньяк-көнбатыш Европаның башка шәһәрләрендә узачак. Турне вакытында труппа барлыгы 28 спектакль куячак. Гастрольләр 26 мартка кадәр дәвам итәчәк.