Новости

Казанда Ф.И.Шаляпин исемендәге ХХХIII Халыкара опера фестивале зур уңыш белән тәмамланды 18.02.2015

Казанда Ф.И.Шаляпин исемендәге ХХХIII Халыкара опера фестивале зур уңыш белән тәмамланды

(Казан, 17 февраль, “Татар-информ”, Лилия Локманова). Бүген кичке 6 да М. Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет академия театры сәхнәсендә Ф. И. Шаляпин исемендәге ХХХIII Халыкара опера фестиваленең гала-концерты булды. Шундый чараларның берсе кичә дә уздырылды.

Бүгенге концертны театрның ирләр хоры “Эй, ухнем!” җыры белән башлап җибәрде. Гала-концертка шулай ук, Альбина Шаһиморатова (Метрополитен операсы, М. Җәлил ис. опера һәм балет театры), Алексей Тихомиров (Россия Зур театры), Агунда Кулаева (Россия Зур театры), Василий Ладюк (Мәскәүнең Е.В. Колобов исемендәге Яңа опера театры), Оксана Шилова, Сергей Скороходов, Әхмәд Агади (Мария театры), Рональд Самм (Бөекбритания), Дениз Йетим (АКШ), Георгий Ониани (Германия) һ.б. катнашты. Махсус кунаклар буларак, кларнетист-виртуоз Джампьеро Собрино (Италия) һәм джаз пианисты Даниил Крамер чакырылган иде.

Концерт программасында Пуччини, Верди, Гершвин, Чайковский операларыннан һәм сирәк яңгырый торган Маскань, Гуно, Понкьелли операларыннан өзекләр башкарылды.

Беренче чыгышлардан соң тамашачы бераз сүлпәнрәк булса да, Альбина Шаһиморатова җырлаганнан соң, җанланып китеп, һәр чыгыштан соң “Афәрин!” кычкырып, артистларны алкышларга күмде. “Дон Карлос” операсыннан Елизавета ариясе, “Ромео һәм Джульетта”дан Джульетта вальсы, “Турандот”тан Амелькаре Понкьелли арияләре тамашачы күңеленә аеруча да хуш килде.

Быелгы фестиваль М.Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет академия театрына нигез салынуның 140 еллыгына багышланды. Әлеге театр исеменнән фестивальдә Михаил Казаков, Альбина Шаһиморатова, Венера Протасова, Юрий Ившин, Олег Мачин, Светлана Смирнова, Гульнора Гатина, Юрий Петров, Зоя Церерина һ.б. чыгыш ясады. Дирижерлардан исә Ренат Салаватов (Казан), Василий Вәлитов (Мәскәү), Марко Боэми һәм Стефано Романи (Италия), Винсент де Корт (Нидерланд), Алла Москаленко (Украина) кебек танылган шәхесләрне күрергә мөмкин иде.

Фестивальдә тамашачыларга “Любовный напиток” (Г. Доницетти), “Аида” (Дж. Верди), “Кармен” (Ж. Бизе), “Севильский цирюльник” (Дж. Россини), “Травиата” (Дж. Верди), “Евгений Онегин” (П. Чайковский), “Мадам Баттерфляй” (Дж. Пуччини), “Борис Годунов” (М. Мусоргский), “Риголетто” (Дж. Верди) опералары тәкъдим ителде.

Фестиваль ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм ТР Мәдәният министрлыгы ярдәме белән уздырылды.

Возврат к списку

Блог ТАГТОиБ им М.Джалиля