Новости

Казанда Ф. Шаляпин исемендәге ХХХIII Халыкара опера фестивале бара  02.02.2015

Казанда Ф. Шаляпин исемендәге ХХХIII Халыкара опера фестивале бара

Фестиваль кунаклары чараның оештыру дәрәҗәсен югары бәяли



(Казан, 2 февраль, “Татар-информ”, Лилия Локманова). Кичә Казанның М. Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет академия театры сәхнәсендә Ф. Шаляпин исемендәге ХХХIII Халыкара опера фестиваленың ачылу тантанасы булды. Быелгы фестиваль әлеге театрга нигез салынуның 140 еллыгына багышлана.

Иртәгә Казан тамашачысына Джордж Гершвинның “Порги и Бесс” операсы тәкъдим ителә. Анда рольләрне АКШ, Германия, Италия, Бөекбританиядән килгән җырчылар башкара. Россия артистларыннан исә Е.В. Колобов исемендәге Мәскәү Яңа театр артисты Александра Саульская - Шулатьеваны тыңларга мөмкин булачак.

Бу спектакль беренче тапкыр 1956 елда сәхнәгә куелган, әмма хәзерге вакытта дөньяның бер генә театры тарафыннан да уйналмый. Ә Казан тамашачысы исә операны концерт рәвешендә күрә алачак.

Спектакльдә Спортинг Лайф партиясен җырлаучы Бөекбританиядән килгән артист Рональд Самм, бүген журналистлар өчен оештырылган очрашуда, Казанда аны бик җылы кабул итүләрен белдерде. Татарстан башкаласында ул инде өченче тапкыр.

Фестиваль кунакларының тагын берсе — АКШтан килгән опера җырчысы Лестер Линч. Ул “Порги и Бесс” операсында Краун партиясен башкара. Моңа кадәр аның Мәскәүдә чыгыш ясаганы булган һәм Казанга килүенә ул да шат булуын җиткерде. “Казанда театрга мәхәббәт, хөрмәт тоела. Казанлылар үзләре дә бик үзенчәлекле һәм үзләренә җәлеп итүчән”, - диде ул. Фестивальнең оештыру дәрәҗәсен, артистларның сәхнә артында бер нинди дә кыенлыкларга очрамавын, ыгы-зыгылар булмавын да ул югары бәяләде. “Башка театрлардан аермалы буларак, монда үзеңне артист итеп тоя, хис итә аласың. Оештыру өлкәсенә кагылган мәсьәләләр аркасында борчылмыйсың, хафаланмыйсың. Мин җырлаган театрлар арасында бу − иң яхшылардан”, - дигән фикерендә Лестер Линч.

Татарстан опера һәм балет театры исеменнән фестивальдә Михаил Казаков, Альбина Шаһиморатова, Венера Протасова, Юрий Ившин, Олег Мачин, Светлана Смирнова, Гульнора Гатина, Юрий Петров, Зоя Церерина һ.б. чыгыш ясый.

Дирежерлардан исә Ренат Салаватов (Казан), Василий Вәлитов (Мәскәү), Марко Боэми һәм Стефано Романи (Италия), Винсент де Корт (Нидерланд), Алла Москаленко (Украина) кебек танылган шәхесләрне күрергә мөмкин.

Икътисади кризис булуына да карамастан, спектакльләргә билетлар 100 сумга гына арткан. Театр директоры Рәүфәл Мөхәммәтҗанов сүзләренчә, спектакльгә билетлар якынча 10 евро торырга тиеш. Әмма алдагы өч-дүрт айда спектакльләргә билет бәяләре арттырылмаячагын белдерде ул. “Театр — ул бит такси түгел. Кеше булмаса, такси йөрүеннән туктый ала. Ә менә театр тамашачысыз бер генә көн дә яшәмәчәк”.

Сүз уңаеннан, фестиваль спектакльләренә билетларны 1500га да, 3200 сумга да алырга мөмкин иде.

Фестивальдә “Любовный напиток” (Г. Доницетти), “Аида” (Дж. Верди), “Кармен” (Ж. Бизе), “Севильский цирюльник” (Дж. Россини), “Травиата” (Дж. Верди), “Евгений Онегин” (П. Чайковский), “Мадам Баттерфляй” (Дж. Пуччини), “Борис Годунов” (М. Мусоргский), “Риголетто” (Дж. Верди) операларын тыңлау мөмкинлеге дә бар. Опера фестивале 2 гала-концерт белән 17 февраль көнне тәмамлана.

Возврат к списку

Блог ТАГТОиБ им М.Джалиля