Новости

Ф.Шаляпин исемендәге XXXIII Халыкара опера фестивале башлана 30.01.2015

Ф.Шаляпин исемендәге XXXIII Халыкара опера фестивале башлана

Фестиваль кысаларында, М. Җәлил исемендәге опера һәм балет театрының иң яхшы спектакльләре тәкъдим ителә



(Казан, 30 гыйнвар, “Татар-информ”). 1-17 февраль көннәрендә М. Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет академия театры сәхнәсендә Ф. Шаляпин исемендәге XXXIII Халыкара опера фестивале була. Фестиваль ачылышында, Казан опера театры эшли башлауга 140 ел тулу уңаеннан, бәйрәм чаралары уздыру планлаштырыла.

Фестиваль кысаларында тамашачыларга М. Җәлил тисемендәге опера һәм балет театрының иң яхшы спектакльләре — “Турандот”, “Евгений Онегин”, “Риголетто”, “Аида”, “Травиата”, “Кармен”, “Мадам
Баттерфляй”, “Севильский цирюльник” тәкъдим ителәчәк. Фестиваль программасына әле күптән түгел генә сәхнәләштерелгән “Любовный напиток” операсы да кертелгән. Ә Ф. Шаляпин туган көнендә исә “Борис Годунов” операсы сәхнә биләячәк. Моннан тыш, Дж.Гершвинның “Порги и Бесс” операсын тыңларга да мөмкин.

Опера фестивале ике гала-концерт белән тәмамланачак. Анда дөньяда танылган опера җырчылары катнашуы көтелә.

Фестиваль ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм ТР Мәдәният министрлыгы ярдәме белән уздырыла, дип хәбәр итә театрның матбугат хезмәте.

Возврат к списку

Блог ТАГТОиБ им М.Джалиля