Новости

М.Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет академия театры тарихи милли спектакль әзерли 30.12.2014

М.Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет академия театры тарихи милли спектакль әзерли

Шуңа кадәр апрель аенда тагын бер премьера көтелә

(Казан, 30 декабрь, “Татар-информ”, Лилия Локманова). М.Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет академия театры 2017 елда “Сөембикә” операсын тәкъдим итәчәк. Бу хакта бүген ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта театрның директоры Рәүфәл Мөхәммәтҗанов игълан итте.

“Яңа милли операны сәхнәгә куюга әзерлек эшләре башланды инде, аның авторлары − Ренат Харис һәм Резеда Ахиярова. Спектакль 2017 елның башына әзер булыр дип уйлыйм, бу бик зур күләмле эш булачак һәм анда тарихи чынбарлыкны күрергә мөмкин”, - диде ул. “Сөембикә”не сәхнәгә режиссер Юрий Александров куяр дип көтелә.
Рәүфәл Мөхәммәтҗанов сүзләренчә, проектны тормышка ашыруда ТР Президенты Рөстәм Миңнехановның да өлеше зур.

Моннан тыш, М. Җәлил исемендәге театрда “Месса си минор” спектакленә (Иоганн Себастян Бах әсәре буенча сәхнәгә куючы режиссер - Владимир Василев) әзерлек бара. Аны киләсе елның 14,15 апрель көннәрендә Татарстан башкаласында, 18 апрельдә исә Мәскәүнең Зур театр сәхнәсендә күрергә мөмкин булачак.


Возврат к списку

Блог ТАГТОиБ им М.Джалиля