Новости

М.Җәлил исемендәге театр директоры урынбасары: "Тәҗрибә безнең дөрес сәясәт алып барганны күрсәтә" 18.12.2014

М.Җәлил исемендәге театр директоры урынбасары: "Тәҗрибә безнең дөрес сәясәт алып барганны күрсәтә"

Бүген Казанда XXXIII Шаляпин фестиваленә билетлар сатыла башлады

(Казан, 18 декабрь, «Татар-информ», Алсу Гатауллина). Бүген Казанда 1-17 февраль көннәрендә М.Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет академия театры сәхнәсендә узачак XXXIII Шаляпин фестиваленә билетлар сатыла башлады.

Әлеге театр директоры урынбасары Юрий Ларионов "Татар-информ" агентлыгы хәбәрчесенә билетларның ничек таратылганын сөйләде. "Театрның барлык билетлары сезон дәвамында һәм фестивальләр вакытында безнең партнер - "Билетти" компаниясе аша сатыла", - диде ул. Шул ук вакытта ул билетларның 25-30 проценты театр кассасына җибәрелә, якынча 5 проценты интернет аша сатыла, ә калганы вәкаләтле вәкилләр аша таратыла, дип өстәде. Таратучылар күмәк заявкалар белән дә эшли, предприятие һәм оешмалардан заказлар кабул итә.

"Бездә билетлар сатуның аңлаешлы, уңайлы системасы гамәлдә. Тәҗрибә безнең дөрес сәясәт алып барганны күрсәтә. Бүген иртән Шаляпин фестиваленә билетлар сатыла башлады. Иртәнге 7дән касса янында чират тезелгән иде инде. Бер спектакльгә нибары 950 билет сатыла, аларның өчтән бере - театр кассасы аша. Шаляпин фестиваленә билетлар бер көн эчендә сатылып бетәр дип уйлыйм. Кешеләр бу фестивальне ел буе көтә, аларга спектакльләрнең сыйфаты ошый. Тамашачылар фестивальгә бара икән, димәк, бу шуңа лаек. Без бу уңышка 30 ел килдек. Уңышка эшли белүебез ярдәмендә ирешкәнбездер, мөгаен", - дип сөйләде Юрий Ларионов.

Театр кассасыннан хәбәр итүләренчә, Шаляпин фестиваленә билет бәяләре сайланган спектакльгә карап төрлечә. Тамашачыларга таныш спектакльләр 300дән 1600 сумга кадәр тора, "Порги и Бес" - 500дән 2000гә, фестивальнең гала-концертына билетлар - 800дән 3200 сумга кадәр. Кассир  сүзләренчә, билетлар бетеп килә.

Возврат к списку

Блог ТАГТОиБ им М.Джалиля