Новости

Спектакльләргә билет бәяләре россиялеләр өчен, европалыларга караганда, кыйммәтрәк – ТДОһБАТ директоры урынбасары Юрий Ларионов 05.11.2014

Спектакльләргә билет бәяләре россиялеләр өчен, европалыларга караганда, кыйммәтрәк – ТДОһБАТ директоры урынбасары Юрий Ларионов

(Казан, 5 ноябрь, “Татар-информ”, Миләүшә Низаметдинова). М.Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет академия театрының Европа гастрольләре, “Симха” клезмер (Көнчыгыш Европа яһүдләренең традицион халык музыкасы һәм аны башкарудагы үзенчәлекле стиль) ансамбле солисты, Казан консерваториясе доценты булган җырчы Эдуард Туманскийның юбилей концерты уңаеннан, бүген “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында видеоконфенренция үткәрелде.

Аерым алганда, Җәлил театры опера труппасының 14 октябрьдә башланган Нидерланды Корольлеге һәм Бельгиядәге гастрольләре 22 ноябрьгә кадәр дәвам итә. “Инде 21 ел Үзәк Европага гастрольгә йөрибез, һаман да без алар өчен тансык, шәп итеп кабул итәләр – ике дистә елда берни үзгәрмәде. Эйндховен, Роттердам, Гауд, Харлам, Амстердам һәм башка шәһәрләрдә француз телендә чыгыш ясала. Бизеның “Искатели жемчуга” операсы белән чыктык, көзге гастроль турында 33 тапкыр күрсәтеләчәк ул. Гастрольдә инде 6 нчы тапкыр шушы спектакльне дәгъвалаулары. 23 ноябрьдә Казаныбызга әйләнеп кайтабыз”, - дип ачыклык кертте республиканың үзәк ММЧ журналистлары белән булган сөйләшүдә М.Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет академия театры директорының тамашачыларны оештыру буенча урынбасары Юрий Ларионов. Ул исә 30 октябрьдә Казанга кайткан һәм гастрольдәге труппа тукталган шәһәргә иртәгә янә сәфәр кузгалырга тора.

13 ноябрьдә театрның балет труппасы Еропа илләренә юл тота һәм хезмәт сәфәре киләсе елның 2 февралена кадәр сузыла. Гастрольләр Парижда башланып, аерым алганда, Франция, Германия, Швейцария, Австрия, Бельгия, Голландия шәһәрләрендә уздырыла. Бүгенге сөйләшүдә катнашкан әлеге театрның балет буенча сәнгать җитәкчесе Владимир Яковлев ачыклык кертеп, быел, нигездә, “Жизель”, “Лебединое озеро”, “Щелкунчик” кебек классик спектакльләр күрсәтәбез, Үзәк Европаның 63 каласында, ягъни гастрольдә барлыгы 63 тапкыр уйныйбыз, быел читтән артистлар чакырмастан, үз көчебез белән эшлибез – бу юлыгы гастрольнең үзенчәлеге шул, гомумән, артистларыбыз җитәрлек, яшьләр килә, диде. Директор урынбасары Юрий Ларионов бу мәсьәләдә, опера труппасында үз солистларыбыз юк, һәр спектакльгә бөтен Россиядән солистлар эзлибез, ди. Дөрес, суперйолдызлардан труппада Альбина Шаһиморатова, Михаил Казаков бар, ләкин алар гына аз, әйтик, А.Шаһиморатова шушы көннәрдә бәби алып кайтырга тора, дип шатлыклы хәбәр әйтте.

Сөйләшү барышында тамашачыларга кагылышлы үзенчәлекләр ачылды. Мисалга, Европада таныш түгел атамалы спектакльгә кеше йөрми, ә Россиядә, киресенчә, зал тутырып килә, чөнки безнең халык кызыксынучан. Шуңа күрә чит илләргә гастрольга чыкканда алар белгән әсәрләр генә алына. Россия тамашачысы кул чабарга команда биргәнне көтеп утыра, ә илебездә тамашачы үзе белеп алкышлый, тоемлый белә. Әйтик, Кытайда тамашачы вакытыннан алда залдан чыгып-таралып бетмәгән икән, димәк, ул спектакль уңышлы узган санала, төрле кыйтгаларда тамашачы төрле шул, дип, Владимир Яковлев шундый очракны шәрехләде.

Спектакльләргә билет бәяләре исә россиялеләр өчен, европалыларга караганда, кыйммәтрәк. Мисалга, спектакльгә билет бәясе Европада 30 евро, ягъни 1,6 мең сум тирәсе булса, Россиядә – 750 сум. Әмма, хезмәт хакы илебездә түбән булуы сәбәпле, россиялеләр өчен билет бәясе кыйммәткәрәк төшә, дип, Юрий Ларионов моны илебез тамашачыларына мактау дип кабул итәргә кирәклегенә игътибарны юнәлтте.

Татар дәүләт опера һәм балет театры труппалары гастрольдә йөргән арада исә театр бинасы бушап тормаячак: алга таба 12 ноябрьдә Эдуард Туманский опера һәм эстрада сәнгатенә мөкиббән китүчеләрне, үзенең 65 яшьлеге һәм һөнәри сәхнәдә иҗади эшчәнлегенең 45 еллыгы уңаеннан, соло концертына чакыра. Ул Ульяновскидан “Академик-Брэнд” джаз оркестры белән “The Best” программасын тәкъдим итә. Анда Фрэнк Синатра һәм Том Джонсның джаз хитлары, Энрико Карузо һәм Лучано Паваротти репертуарында булган неополитан җырлары, Давид Тухманов, Мөслим Могамаев шлягерлары, шулай ук джаз-рок өчен эшкәртүдәге яһүд музыкасы яңгыраячак.

16 ноябрьдә Һиндстаннан уникаль шоу белән Мумбаидан 30дан артык артистның килүе көтелә. Ул көнне Болливуд йолдызлары “Bollywood Express” шоусы тәкъдим итә. 18-23 ноябрьдә Мәскәүдән Н.Касаткина һәм В.Василёв исемендәге Классик балет дәүләт академия театры “Спартак”, “Штраус-гала, или блистательный дивертисмент”, “Жар-птица”, “Маугли”, “Золушка” һ.б. спектакльләре белән Татарстан башкаласы халкын һәм аның кунакларын җәлеп итәргә җыена.

27 ноябрьдә “Аида”, 30ы “Севильский цирюльник”, 3 декабрьдә “Борис Годунов”, 14е “Тоска”, 18е “Евгений Онегин”, 21 декабрьдә “Любовный напиток” кебек опера спектакльләре була. Декабрь аенда Н.Җиһановның “Җәлил” операсы сәхнә тота (ул, Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышлап, әлеге театрның ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы белән уртак проекты), Операда Яңа ел балы була, Казан хореография училищесы студентлары кышкы каникулда балалар өчен “Морозко” әкиятен куя.

Видеоконференциядә барган сөйләшүне исә тулысынча биредә карап-тыңлап була: http://www.tatar-inform.ru/video/7195/

Возврат к списку

Блог ТАГТОиБ им М.Джалиля