Новости

М. Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театрының Ауропада гастрольләре башланды 14.10.2014

М. Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театрының Ауропада гастрольләре башланды

Алар 33 спектакль уйнаячак

(Казан, 14 октябрь, “Татар-информ”). Бүген М. Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театрының Ауропада гастрольләре башланып китте. Артистлар Нидерландлар Патшалыгында һәм Бельгиядә чыгыш ясаячак. Гастрольләр 22 ноябрьгә кадәр дәвам итә.

Тамашачыларга “Энҗе эзләүчеләр” (Ж.Бизе музыкасы) операсы тәкъдим ителәчәк. Әлеге гастрольләр вакытында спектакльне 33 тапкыр сәхнәгә куярга ниятлиләр. Чыгышлар Эйндховен, Роттердам, Гауд, Харлем, Амстердам һ.б. шәһәрләрдә булыр дип көтелә.

Казан тамашачысы үз артистларын 27 ноябрьдә “Аида”, ә 30 да “Севильский цирюльник” спектакльләрендә күрә алачак, дип хәбәр итә ТР Мәдәният министрлыгының матбугат хезмәте.

Возврат к списку

Блог ТАГТОиБ им М.Джалиля