Новости

“Алтын Урда” балеты «Mezzo» Европа телеканалы аша күрсәтелә 07.08.2014

“Алтын Урда” балеты «Mezzo» Европа телеканалы аша күрсәтелә

(Казан, 26 июнь, “Татар-информ”). Бүген кичке 4тә «Mezzo» Европа телеканалында М. Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет академия театры куйган “Алтын Урда” балетын күрсәтеләчәк.

Балетны трасляцияләү live режимында барачак. Моның өчен Казанга Франциядән театр һәм концертларны трасляцияләү белән шөгыльләнүче «Telmondis» компаниясе килгән.

Спектакльне дөньяның 40 иленнән 150 миллионлап кеше карый ала.

Узган ел шул ук компания Мәдәни Универсиада кысаларында “Шаляпин. Нуриев. Казан” фестиваленең гала-концертын күрсәткән иде.

 Анонс  «Mezzo» телеканалында


Возврат к списку

Блог ТАГТОиБ им М.Джалиля