Фестивали - Татарский Академический Государственный Театр оперы и балета им. М. Джалиля

Рудольф Нуриев исемендәге халыкара классик балет фестивале – балет сәнгате буенча иң эре, Россиядәге иң озын гомерле фестивальләрнең берсе. 1987 елдан башлап ел саен май аенда Муса Җәлил исемендәге татар академия дәүләт опера һәм балет театры (Казан) сәхнәсендә үтә.
XXVII Нуриев фестивале Казанда 2014 елның маенда үтте.



ГОМУМИ МӘГЪЛҮМАТ

Казанда классик балет фестивале 1987 елда барлыкка килә. 1993 елдан башлап XX гасырның бөек биючесе Рудольф Нуриев (1938-1993) исемен йөртә, биюче үзе фестивальдә 1992 елда катнаша.
Фестиваль тарихы бик күп танылган исемнәр – күренекле артистлар, хореографлар, дирижерлар белән бәйле. Ирек Мөхәммәтов, Ульяна Лопаткина, Владимир Васильев, Надежда Павлова, Светлана Захарова, Юлия Махалина, Денис Матвиенко, Илзе Лиепа, Юргита Дронина, Матиас Эйман, Дмитрий Симкин, Фарух Рузиматов – фестиваль спектакльләрендә катнашкан йолдызларның кайберләре. Фестиваль тарихындагы иң якты йолдыз - әлбәттә, Рудольф Нуриев – XX гасырның бөек биючесе, иҗаты белән балетның башкару культурасын үзгәртә һәм бию сәнгатен күзаллавыбызга тәэсир итә алган кабатланмас шәхес.

РУДОЛЬФ НУРИЕВНЫҢ КАЗАНГА КИЛҮЕ ТУРЫНДА ТУЛЫРАК МӘГЪЛҮМАТ (1992 ел)
 

Бөек артистның фатыйхасы алга зур бурычлар куя. Нуриевның фатыйхасы бер яктан таяныч булса, икенче яктан, традицияләрне саклаган хәлдә үсәргә этәргеч бирә, илһамландыра.
Бөтенроссия статусы аша үтеп халыкара статуск ирешкән, елдан-ел популярлашкан фестиваль хәзер музыкаль-театраль Татарстанның визит карточкасына, Россия һәм Европа мәдәни тормышындагы әһәмиятле вакыйгага әверелде.





Прошедшие фестивали (программа, события):

XXVI Международный фестиваль классического балета им.Рудольфа Нуриева (14-27 мая 2013)

XXV Международный фестиваль классического балета им.Рудольфа Нуриева (15-27 мая 2012)

XXIV Международный фестиваль классического балета им.Рудольфа Нуриева (16-28 мая 2011)

XXIII Международный фестиваль классического балета им.Рудольфа Нуриева (12-25 мая 2010) 

Возврат к списку

Блог ТАГТОиБ им М.Джалиля