Фестивали - Татарский Академический Государственный Театр оперы и балета им. М. Джалиля

Ф.И.Шаляпин исемендәге халыкара опера фестивале – Татарстан Республикасының мәдәни брендларыннан берсе, Россиянең музыкаль һәм театраль тормышындагы зур вакыйга. 

ФЕСТИВАЛЬ ТУРЫНДА РОЛИК



 Шаляпин фестивале
- опера сәнгате буенча Россиядәге иң озын гомерле фестиваль. Фестивальгә 1982 елда театр директоры Рәүфәл Мөхәммәтҗанов тарафыннан нигез салына. Кыска гына вакыт эчендә фестиваль бөтенроссия (1985) һәм халыкара (1991) статусларына ия була.

Сәяси һәм икътисади кыенлыкларга, дәүләт төзелеше үзгәрешенә карамастан, фестиваль «исән калу» гына түгел, популярлашып Татарстан Республикасының мәдәни брендына әверелде. Хәзер Россиянең иң хөрмәтле театрларының танылган солистлары, чит илләрдәге күренекле җырчылар һәм дирижерлар бу форумда катнашуны дәрәҗә саныйлар.

Төрле елларда фестиваль спектакльләрендә һәм концертларында Россия операсының иң якты йолдызлары катнашты: Ирина Архипова, Булат Минжилкиев, Мария Биешу, Ирина Богачева, Любовь Казарновская, Анатолий Кочерга, Сергей Лейферкус, Николай Путилин, Паата Бурчуладзе, Ольга Бородина, Илдар Абдразаков, Хибла Герзмава, Дмитрий Хворостовский, Михаил Казаков, Альбина Шаһиморатова, танылган чит ил башкаручылары һәм дирижерлары - Рене Папе, Михаил Плетнев, Валерий Гергиев, Гинтарас Ринкявичус, Марко Боэми һәм башкалар. 1999 елда Казанда Ф.И.Шаляпин һәйкәле ачылуга да фестиваль этәргеч булды.

Ф.И.Шаляпин исемендәге халыкара опера фестиваленең идеясе һәм асылы тормышка ашырыла башлаганнан бирле үзгәрешсез кала бирә.
Бөек бас исеме белән аталган һәм ел саен февраль аенда (13 февраль –Федор Шаляпинның туган көне) үткәрелә торган форумның тавышлар фестивале булуы бик табигый. Һәр фестиваль афишасы, кагыйдә буларак, театрның үзе куйган спектакльләрдән төзелә, аларда төп партияләрне чакырылган солистлар башкара. Алар - опера йолдызлары, дөньяның иң яхшы сәхнәләрендә чыгыш ясаучы җырчылар, якын һәм ерак чит илләрнең, Россиянең иң дәрәҗәле театрларының вокалистлары һәм дирижерлары. Фестиваль кунак чакыруның иң беренче критерие булып башкару осталыгы тора.

Шаляпин фестиваленең традицияләре:
- спектакльләрдә дөньякүләм танылган йолдызлар, иң дәрәҗәле сәхнәләрдә чыгыш ясаучы җырчылар катнаша;
- фестиваль программасына театрның соңгы премьералары һәм "Шаляпин репертуары”ндагы опералар керә;
- “яңа исемнәр” ачу өчен моңарчы Казанда беркайчан да чыгыш ясамаган җырчылар чакырыла.

Традиция буенча, һәр фестиваль дөньякүләм танылган опера җырчылары катнашындагы зур Гала-концертлар белән төгәлләнә. 


БОЛЬШОЙ БУКЛЕТ XXX ШАЛЯПИНСКОГО ФЕСТИВАЛЯ             
 


"Казань - удивительное место на карте культурных ценностей. Здесь, в кольце рек Волги, Казанки и озера Кабан, на пересечении Востока и Запада, природа генерировала многое из того, что люди называют вечным и что остается в веках. Таков феномен Шаляпина, абсолютного самородка, которому было написано на роду коренным образом изменить всю систему координат современного оперного театра. Казань - не только родина Шаляпина. Этому краю суждено было стать колыбелью фестивального движения в российской провинции…»
А.Хрипин, «Независимая газета», Москва

«Спустя 126 лет после рождения Федора Шаляпина в Казани установили памятник в честь великого земляка – первый в России. Но гораздо раньше, в 1982 году, новый директор Татарского государственного театра оперы и балета Рауфаль Мухаметзянов учредил Фестиваль имени Шаляпина, и этот нерукотворный памятник певцу оказался гораздо более эффективным и достойным способом почтить его память»
  Г.Садых-заде, «Невское время», Санкт-Петербург


Возврат к списку

Блог ТАГТОиБ им М.Джалиля