Бессонова Светлана

Бессонова Светлана Татарстанның атказанган артисты 

1990 елда Казан дәүләт консерваториясен тәмамлый һәм Муса Җәлил исемендәге татар академия дәүләт опера һәм балет театры труппасына кабул ителә.

М.Глинки исемендәге бөтенроссия вокалистлар конкурсы дипломанты (Белгород), Халыкара вокалистлар конкурсы дипломанты (Алмата, 1991).

Театрның Европа илләренә гастрольләренә һәм Ф.Шаляпин исемендәге халыкара опера фестиваленә даими катнаша.

Соңгы елларда иҗади эшчәнлеге белән беррәттән, театрның опера труппасы мөдире һәм режиссер ярдәмчесе вазыйфаларын да башкара.


Репертуарындагы партияләр:

Марфа («Патша кәләше», Н.Римский-Корсаков),
Мими («Богема», Дж.Пуччини),
Донна Эльвира («Дон Жуан», В.Моцарт),
Марцелина («Фигаро туе», В.Моцарт),
Анна («Набукко», Дж.Верди),
Джованна («Риголетто», Дж.Верди),
Баш жрица («Аида», Дж.Верди) һәм башкалар.

Назад в раздел


Блог ТАГТОиБ им М.Джалиля