Васильев Владимир

Васильев Владимир Татарстанның атказанган артисты

2004 елдан Г. Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе солисты, 2006 елдан – М.Җәлил исемендәге Татар академия дәүләт опера һәм балет театры солисты.

1995-2000 елларда “тарих укытучысы” һәм “халык мәгарифен оештыручы” белгечлеге буенча Казан дәүләт педагогия университетында югары белем ала.
2000-2006 елларда, КДПУны тәмамлагач, Н.Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясенең вокал факультетында - Борисенко Юрий Владимирович классында (РФның атказанган, РТның халык артисты, М.Җәлил исемендәге ТАДОБТсолисты) укый.
2004 елдан бирле концертмейстер Вера Анатольевна Таганцева белән иҗат итә.
2006-2009 елларда, Н.Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясен тәмамлагач, шунда ук аспирантурада укый (Ю. В. Борисенко классы).
2006-2008 елларда П. И. Чайковский исемендәге Мәскәү дәүләт консерваториясендә стажировка уза (профессор Чачава Важа Николаевич классы).
19.09.2006 . М.Җәлил исемендәге Татар академия дәүләт опера һәм балет театрында дебют – Р.Әхиярованың “Шагыйрь мәхәббәте” операсында Газраил (партияне беренче башкаручы) партиясен башкара.
2007 елда ТР Зәй районы Поповка авылының 100 еллыгына багышлап язылган “Поповка авылы тарихы” исемле этнографик хезмәтен нәшер итә.
2009 елда Венада (Австрия) профессор Нестеренко Евгений Евгеньевичта стажировка уза.
2010 елда Татарстан Республикасының атказанган артист дигән мактаулы исем бирелә.
2011 елда – XVIII гасыр башына кадәрге шәҗәрәсе өйрәнелгән (4179 туганын эзләп тапкан) “Минем гаиләм” исемле икенче хезмәтен нәшер итә.
2011 ел – Н.Н.Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясенә академик җыр педагогы буларак чакырыла.
2014 ел - Г. Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясенең музыкаль-әдәби лекторий бүлегенә сәнгать җитәкчесе итеп билгеләнә.

2005 елдан бирле чит илләргә (Азәрбәйҗан, Белоруссия, Бельгия, Бөекбритания, Голландия, Казахстан, Польша, Төркия, Төньяк Кипр Төркия Республикасы, Украина, Франция) гастрольләргә йөри

Чыгышларының географиясе - Россиянең 14 шәһәре (Владивосток, Калининград, Курск, Мәскәү, Түбән Новгород, Санкт-Петербург, Саранск, Саратов, Смоленск, Уфа, Чиләбе, Ярославль, Новоспасское (Смоленск өлкәсе)) һәм Татарстан Республикасының 200ләп торак пункты.
Ф.И Шаляпин исемендәге, “Ирина Архипова тәкъдим итә”, ТӨРКСОЙ халыкара опера фестивальләрендә, Р.Ваһапов исемендәге татар җыры фестивалендә, Собинов музыкаль фестивалендә катнаша.

Конкурслар:
2002 – С.Сәйдәшев исемендәге VI төбәкара вокалистлар конкурсы (Түбән Кама, I премия);
2003 – И.Шакиров исемендәге I Халыкара татар җырын башкаручылар конкурсы (Казан, I премия);
2003 – Р.Х. Яхин исемендәге I Халыкара камера җырчылары һәм концертмейстерлар конкурсы (Казан, диплом);
2004 – Г. В. Свиридов исемендәге II Бөтенроссия вокал музыкасы ачык конкурсы (Курск, III премия һәм “ХХ гасыр композиторлары әсәрләрен иң яхшы башкаручы” махсус призы);
2005 – М. И. Глинки исемендәге XXI Халыкара вокалистлар конкурсы (Чиләбе, I премия һәм “Иң яхшы бас” махсус призы);
2007 – Р.Х. Яхин исемендәге II Халыкара камера җырчылары һәм концертмейстерлар конкурсы (Казан, I премия);
2009 – XI Вокалистлар конкурсы (Саратов, диплом).

Бүләкләр:
2006 – Музыка хезмәткәрләренең халыкара берлегенең (ВМО) Юбилей медале. Президент И. К. Архипова;
2007 – Казан губернасы прокуратурасының 275 еллыгына багышланган “Законга хезмәт иткән өчен” истәлек билгесе.

Премьералар:
2004 – Располонэ (“Мельничиха” Дж. Паизиелло)
2005 – Васков (“Ә таңнар тыныч иде…” К. Молчанов)
2006 – Мефистофель (“Фауст” Ш. Гуно)
2006 – Газраил (“Шагыйрь мәхәббәте” Р. Әхиярова)
2007 – Феррандо (“Трубадур” Дж. Верди)
2008 – Зарецкий (“Евгений Онегин” П. И. Чайковский)
2008 – Митюха (“Борис Годунов” М. П. Мусоргский)
2008 – Сурин (“Пиковая дама” П. И. Чайковский)
2008 – Барон (“Травиата” Дж. Верди)
2009 – Марулло (“Риголетто” Дж. Верди)
2009 – Принц Ямадори (“Мадам Баттерфляй” Дж. Пуччини)
2010 - Раймондо ("Лючия ди Ламмермур" Г.Доницетти)
2010 - Гремин (“Евгений Онегин” П. И. Чайковский)
2011 - Цунига ("Кармен" Ж. Бизе)
2011 - Ковалёв ("Җәлил" Н. Г. Җиһанов)

Репертуардагы партияләре:
Пимен (“Борис Годунов” М. П. Мусоргский)
Кончак (“Князь Игорь” А. П. Бородин)
Спарафучиле (“Риголетто” Дж. Верди)
Бонза (“Мадам Баттерфляй” Дж. Пуччини)
Комиссар (“Мадам Баттерфляй” Дж. Пуччини)


Ссылки:
* Канал Владимира Васильева на youtube
* Сайт Владимира Васильева
* Официальная группа Владимира Васильева ВКонтакте

Пресса:
"Я и артист, и импресарио"

Назад в раздел


Блог ТАГТОиБ им М.Джалиля