Ренат Салаватов
Россиянең атказанган артисты
Татарстанның халык артисты “Курмет” Ордены кавалеры (Казахстан) “Достык” ордены кавалеры (Казахстан) 1969 елда Мәскәү консерваториясенең Үзәк музыка мәктәбенең виолончель классын, 1974 елда Ленинград консерваториясенең симфоник дирижерлык факультетын (проф. К.А.Симеонов һәм проф. И.А.Мусин классын) тәмамлый. Профессор Л.М.Гинзбург җитәкчелегендә Мәскәү консерваториясендә белем ала.
2003 елдан – Муса Җәлил исемендәге Татар академия дәүләт опера һәм балет театрының баш дирижеры. Музыкаль җитәкче һәм дирижер буларак, М.Мусоргскийның «Борис Годунов», Ж.Бизеның «Кармен», Г.Доницеттиның «Лючия ди Ламмермур» (спектакль Россиянең “Алтын битлек” милли театр премиясенә тәкъдим ителгән иде), Н.Җиһановның «Җәлил», Дж.Пуччининың «Турандот» операларын, А.Аданның «Корсар», П.Чайковскийның «Йокыга талган гүзәл », Э.Григның «Пер Гюнт», В.Гаврилинның «Анюта» балетларын куюга катнашты. Репетуардагы бөтен спектакльләргә дирижерлык итә, Халыкара Шаляпин һәм Нуриев фестивальләре кысаларында чыгыш ясый. Труппа белән бергә Көнчыгыш һәм Үзәк Европа илләрендә чыгыш ясый (театр чит ил гастрольләрендә елга 130лап спектакль бирә). 2013 елда Жамбыл Казах Дәүләт филармониясенә сәнгать җитәкчесе һәм дирижер итепчакырылган. Казахстан Республикасы Дәүләт Академик симфоник оркестрын да җитәкли.
Ренат Салаватов: "Быть профессионалом своего дела - самое важное в жизни" "Мои лучшие годы проходят в Казани" (интервью газете "Вечерняя Казань") |
Назад в раздел