Щелкунчик

Щелкунчик

Музыка Петр Чайковский

Балет 2 пәрдәдә    (3+)  
Василий Вайнонен хореографиясе
Э.Гофманның "Щелкунчик һәм күсе короле" әкияте буенча М.Петипа либреттосы

Сәхнәгә куючы балетмейстер - Владимир Яковлев
Куелышның музыкаль җитәкчесе - Игорь Лацанич
Сәхнәгә куючы рәссам - Анатолий Нежный, Анна Нежная (Мәскәү)



Кыскача эчтәлек

I пәрдә

Раштуа алдыннан доктор Штальбаумның затлы өенә кунаклар җыела. Өлкәннәр артыннан аяк очларына басып кызлар килә, малайлар атлый.
Штальбаум балалары - Маша белән Франц, башка балалар кебек үк, бүләк көтәләр. Соңгы кунак — Дроссельмейер. Ул цилиндр кигән, битлекле һәм таяклы. Аның уенчыкларны җанландыра белүе балаларга кызык та, куркыныч та. Дроссельмейер битлеген сала. Маша белән Франц яраткан крестныйларын танып алалар.

Крестный Машага Щелкунчикны бүләк итә. Сәер йөзле курчак кызга кызык булып тоела. Франц ялгыш курчакны вата. Машаның кәефе төшә. Ул курчагын йокларга яткыра. Франц дуслары белән бергә тычкан битлеге киеп Машаны котырта башлыйлар.

Бәйрәм тәмамлана, кунаклар традицион «Гросс-Фатер» биюен башкаралар да, өйләренә таралышалар. Төн җитә. Бизәлгән чыршы куелган бүлмә ай нурына күмелә. Маша керә, Щелкунчикны кочаклап ала. Дроссельмейер пәйда була. Ул крестный түгел, ә бәлки мәрхәмәтле тылсымчы. Ул кулын селкүгә бүлмә үзгәреш кичерә, диварлар чигенә, чыршы үсә, сыршы уенчыклары солдатларга әверелә. Көтмәгәндә Күсе короле җитәкчелегендә тычканнар пәйда була. Кыю Щелкунчик солдатларны сугышка әйди.

Щелкунчик белән Күсе короле сугыша. Маша күсе армиясенең солдатларныкыннан зуррак икәнлеген күрә.

Ул гаҗизләнеп шәмдәлне ала да Күсе короленә ата. Тегесе куркып алмиясен алып кача. Солдатлар армиясе җиңә. Алар Машаны күтәреп Щелкунчик каршына алып киләләр. Кинәт Щелкунчик ямьсез курчактан гүзәл Принцка әверелә. Маша белән курчаклар өстендә йолдызлы күк ачыла, кар бөртекләре бөтерелә.

II пәрдә

Маша белән Принц йолдызлы күккә карап сокланалар. Тагын күселәр һөҗүме. Принц аларны җиңә. Бөтенесе бәхетле, бөтенесе бии.

Испан, Һинд һәм Кытай курчаклары Машага үзләрен коткарган өчен рәхмәт әйтәләр.

Дроссельмейер пәйда була, барысын да үзгәртә. Барысы да Маши белән Принца туена әзерләнә. Маша уяна. Щелкунчик һаман да аның кулларында. Она үз бүлмәсендә. Барысы да гаҗәеп матур әкияти төш кенә булган.



Блог ТАГТОиБ им М.Джалиля