Шүрәле

Шүрәле

Музыка Фарид Яруллин

Балет 3 пәрдәдә    (3+)  
Габдулла Тукай әкиятенә нигезләнеп эшләнгән Әхмәт Фәйзи һәм Леонид Якобсон либреттосы
Леонид Якобсон хореографиясе

Музыкаль житәкчесе - Татарстанның һәм Россиянен атказанган сәнгать эшлеклесе, Татарстанның Г.Тукай исемендәге дәүләт бүләге лауреаты ВЛАДИМИР ВАСИЛЬЕВ
Куючы балетмейстер - Татарстанның һәм Россиянең атказанган артисты ВЛАДИМИР ЯКОВЛЕВ
Рәссам - Татарстанның һәм Россиянен атказанган сәнгать эшлеклесе АНДРЕЙ КНОБЛОК
Декорациялар ВЛАДИМИР САМОХИН тарафыннан яңартылды


2000 ЕЛДА СӘХНӘЛӘШТЕРЕЛДЕ


Кыскача эчтәлек

Беренче пәрдә
Кара урман. Болытлар арасыннан ай нуры күренә. Юан-юан агачлар кәкре ботакларын күккә таба сузып шомлы караңгылыкта курку хисе уята. Шушы урман куелыгында агач куышында Шүрәле яши.
Урманга Былтыр килә. Калын имәнгә карап, ул агачны чөйсез генә ярып булмаячагын аңлый. Шул вакытта Былтырның күзенә очкан кош шәүләсе чагыла. Ул кошка ук атып, урман куелыгына юнәлә.
Калын агач ботагы кинәт җанлана. Бу ботак түгел, бу - Шүрәле үзе. Сикереп төшеп ул аланга чыга. Аның янына җен-пәриләр, шайтаннар жыела, алар урман хужасының күңелен күрү өчен кыланырга тотыналар. Ләкин кояш нурлары күренүгә качып бетәләр.
Ак каурыйлары белән жемелдәп, алан уртасына кошлар төшә. Араларында - гүзәл Сөембикә. Канатларын ташлап, кошлар кызларга әверелә дә, урман арасына кереп югала. Алар артыннан Шүрәле күзәтеп тора. Ул Сөембикәнең канатларын урлап кача.
Кызлар кире кайтып матур аланда күнел ачалар. Очып китәр вакыт житкәч, Сөембикә канатларын таба алмыйча зур кайгыга чума. Көтмәгәндә Шүрәленең пәйдә булуы аны нык куркыта. Шүрәледән котыла алмыйча Сөембикә хәлдән тайганда, агачлар арасыннан Былтыр чыга. Кеше белен урман хужасы арасында аяусыз көрәш башлана. Бер мизгелдә егет Шүрәлене җиргә бәргәндә, ул озын бармаклары белән агач ярыгына тотына, Былтыр үзе каккан чөйне бәреп чыгара. Былтыр Сөембикә белән бергә канатларны эзләп таба алмагач, мескен кыз хәсрәтләнеп елый-ялвара. Тәмам алҗып, ул йокыга тала. Егет аны күтәреп авылга алып кайта.
Бармаклары кысылып калган Шүрәле ачуыннан Былтырга үч белән яный.

Икенче пэрдэ
Былтырның ишегалды. Туйга әзерлек бара. Канатсыз калган Сөембикә авылда кешеләр арасында яңа тормыш башлый. Дус кызлары кәләшне ышанычлы яшереләр. Яучылар Былтырга кызны эзләргә ярдәм итәләр.
Сылу Сөембикә кош булган чагын сагынып, югалган канатлары турында уйлана. Аның күңеле моңсу. Кунаклар кәләшне юатырга тырыша.
Караңгы төшүгә ишегалдында Шүрәле күренә. Ул бүтәннәр күрмәгәндә Сөембикәгә канатларын китереп ташлый. Аларны кулга алу белән кыз дөньясын онытып, кошка әверелә дә очып һавага күтәрелә. Шулчак аны козгыннар-каргалар камап ала. Моны күреп калган Былтыр алар артыннан урманга юнәлә.

Өченче пәрдәэ
Шүрәленең урмандагы оясы. Сөембикә биредә әсирлектә. Җанварлар хуҗалары янына җыелганнар. Дорфа кызны Шүрәле кушуы буенча урман пәриләре өзгәләп ташларга әзерләр, ләкин очып килгән карга баласы Былтыр килүен хәбәр итә. Аланда кулына факел тоткан Былтыр куренә. Зур бәрелеш башлана. Сөембикәне җен-пәриләр арасыннан тотып алып, Былтыр куркыныч урынга ут төртә: газиз аккошны газаплаган явызлар ялкында янып юкка чыгарга тиешләр.
Янгыннан коткарыр өчен, Былтыр Сөембикәгә очып китәргә куша. Ләкин сылу кыз егетне яратканын белдерә - ул канатларын утка ыргыта. Хәзер аньщ язмышы мәңгегә кешеләр белән бәйле. Былтыр сөйгәнен күтәреп ут эченнән алып чыга.
Килеп житкән авыл халкы ике гашыйкны куанып каршы ала.



Блог ТАГТОиБ им М.Джалиля