Файдасыз саклык

Файдасыз саклык

Музыка Луи Герольд

Балет 2 пәрдәдә (6+) 
Олег Виноградов хореографиясе

Олег Виноградов
(Санкт-Петербург) куелышы
Куелышның музыкаль җитәкчесе - Виктор Соболев
(Санкт-Петербург)
Куючы рәссам - Вячеслав Окунев
(Санкт-Петербург)
Костюмнар буенча рәссам - Анна Котлова
(Санкт-Петербург)

2002 елгы куелыш


Кыскача эчтәлек

Беренче пәрдә

Беренче күренеш

Иртә. Авылда тынычлык хөкем сөрә, ул яңа матур көн вәгъдә итә кебек. Фермерша Марцелинаүзендә эшләүче крестьяннарга кирәк-ярак әзерли. Кызы Лиза сабырсызланып сөйгәне Коленны көтә, ул нигәдер күренми. Лиза очрашу турында хыяллана. Көтмәгәндә Колен килеп чыга да, Лизаны кочаклап ала. Алар бәхетле, әмма...

Марцелинаачуланып Коленга ябырыла, ул ярлы, акчасы юк, ә Лиза җитеш гаиләдән, Марцелинакызына бай кияү карап куйган — тегермәнче Мишо улы. Әнә үзләре дә. Коленны куып җибәреп, Марцелинабик шатланып Мишоны һәм аның улын каршы ала.

Мишоның улы Ален яңа гына Париждан кайтып төшкән, провинция һавасы аңа нык тәэсир итә. Күбәләкләр, кошлар, сыерлар арасында аңа мавыктыргыч кызык. Шуңа да ул яучылык эшләре һәм булачак кәләшеннән бигрәк табигатькә соклана.

Марцелина белән Мишо бирнә буенча сатулашалар. Әнисе белән тегермәнченең талашуыннан файдаланып, Лиза Коленны эзләп китә. Марцелина, Мишо һәм Ален Лиза артыннан чабалар.

Икенче күренеш

Җәйге эссе көн. Крестьяннар уңыш җыялар. Ял иткән арада Лиза Коленянына килә. Дуслары арасында алар Марцелинадан курыкмыйча очраша алалар. Әмма Марцелина нахгашыйкларны монда да эзләп таба. Күк күкри. Давыл шау-шуыннан файдаланып, Лиза белән Колен кача. Әни кеше кызын Колен кочагыннан көчкә йолкып ала.

Икенче пәрдә

Өченче күренеш

Лиза Коленны сагына. Марцелинакызыннан җеп эрләттерә, үзе кызына туй калфагы тегә. Калфакны киерткәндә, Марцелинакызын нәзәкатьле булырга өйрәтә. Биергә өйрәткәндәМарцелина арып йоклап китә. Лиза чыгып качмакчы була, әмма ишек бикле, ачкыч әнисендә. Лиза чарасыз.

Тәрәзәдә Колен күренә, ул Лизаны әнисеннән ачкычны алырга өйрәтә. Марцелинауяна да, кызын акрын эшләве өчен ачулана.

Крестьяннар күренә. АларМарцелинадан хезмәт хакы алырга килгәннәр. Саран хуҗабикә белән озак кына сатулашканнан соң, крестьяннар көлтәләрен калдырып китәләр. Марцелина Лизага көлтәләрне келәткә ташырга куша, үзе туй күлмәге алырга китә. Капканы ачкыч белән бикли.

Лиза ялгызы. Колен күренми. Кызсөйгән яры белән уртак бәхет турында хыяллана. Көтмәгәндә көлтәләр арасыннан Колен килеп чыга. Гашыйклар бәхетле, әмма… Марцелинаның аяк тавышлар ишетелә. Лиза Коленны үзенең йокы бүлмәсенә яшерә.

Марцелинакызына туй күлмәген күрсәтә. Лиза күлмәкне киеп караганда, капка шакыган тавыш килә. Мишо, Ален һәм нотариус никах килешүе төзергә килгәннәр.
Чишенгән килеш басып торган кызын кунакларга күрсәтмәс өчен, Марцелинааны ашыгып йокы бүлмәсенә төрткәләп кертә, ә анда Колен яшеренгән. Йокы бүлмәсен ачкыч белән бикләп куйган Марцелинакунакларны каршы ала. Кәләш кайда? — дип сорый Мишо.Марцелинатантаналы итеп ачкычны кияү кулына тапшыра. Йокы бүлмәсенең ишеген ачкан Ален катып кала.

Мескан ана аңын җуеп егыла. Тегермәнче белән улы ачуланып өйне ташлап чыгып китәләр.

Дүртенче күренеш

Лиза, Колен һәм бөтен авылның бәхетенә,Марцелинаникахка ризалык бирә.Авыл чиркәвендә никахлашканнан соң, күңелле туй мәҗлесе башлана.


Блог ТАГТОиБ им М.Джалиля