Спартак

Спартак

Музыка Арам Хачатурян

Балет 2 пәрдәдә  (12+)  
ГЕОРГИЙ КОВТУН хореографиясе һәм либреттосы

Сәхнәгә куючы балетмейстер - ГЕОРГИЙ КОВТУН (Санкт-Петербург)
Сәхнәгә куючы рәссам - АНДРЕЙ ЗЛОБИН (Киев)
Костюмнар буенча рәссам – АННА ИПАТЬЕВА (Киев)

2008 елгы куелыш


Кыскача эчтәлек

Беренче пәрдә

...Ватан, Италия, ана бүре, бөек ил... Бөтенесе – аның исеме. Ул ике бертуганны – Спартак белән Крассны үстерә.

Үзләреннән көч һәм гайрәт ташып торган егетләр аерылмас була. Тормышта һәрберсе үз юлын тапса да, аларны Ливия белән дуслык берләштерә.

Яшьләрнең тормышында гүзәл Клавдия очрап, һәр икесе дә аңа гашыйк булгач кына, алар көндәшләргә әверелә. Красс, кыз йөрәген яулау өчен, туганыннан котылырга тели – Спартакны урлап гладиаторлар мәктәбенә илтеп тапшыра.

Спартак хәрби тормышны йөрәнгәндә, Красс Клавдия йөрәген яуларга омтыла. Ливия тормышын кайгы-хәсрәтсез рәхәт тормышта үткәргән Красска гашыйк.
Дуслары белән бер мәҗлестән соң Красс циркка китә, ә анда – гладиаторлар сугышы. Ул аренада туганын танып ала... Спартак туганын үз янына төшәргә чакыра. Красе ложадан аренага төшә – туганнар бер-берсен юк итәргә әзер, аларны хәтта ана бүре дә туктата алырлык хәлдә түгел…

Спартак гладиаторларны көрәшкә күтәрә. Иреккә чыгып, ул баш күтәрүчеләр лидеры буларак, Клавдия белән бергә җиңүне бәйрәм итә.

Красс Клавдияне урлый, ул сөйгәненең аяклары астына бар байлыгын һәм бөтен Римны ташларга әзер, әмма Спартакка гашыйк кыз баш тарта. Баш күтәргән гладиаторлар Крассның вилласына бәреп керәләр, Клавдияне коткаралар, йортны талыйлар.


Икенче күренеш

Җиңелүенә ачуы килгән Красс үзенә турылыклы Ливия белән бергә Спартактан үч алу планы кора.

Гетераларны җыеп, Ливия баш күтәрүчеләр лагерена килә. Спартак армиясенең бер өлеше бозыклыкка бирелеп, уяулыгын җуя. Төн уртасында Красе армиясе аларга һөҗүм итә.

Красс Ливия ярдәмендә җиңү яуланганнан соң кызны куып җибәрә. Кыз балачак дусты Спартакка хыянәт итүен аңлый, әмма ул Красска гашыйк. Спартак үлеп яткан иптәшләрен һәм үзен үтерүен сораган Ливияне күрә. "Юк", - ди гладиатор.

Клавдия килә, Спартак аңа ташлана. Ливия көндәшен үтерү өчен кылычын чыгара. Спартак сөйгәнен коткарып калу өчен Ливияне үтерергә мәҗбүр була.

Красс армиясе якынлаша. Клавдия белән Спартак хушлашалар. Соңгы сугышта туганнар бер-берсен үтерә. Ана бүре елый…



Фотогалерея от Inkazan.ru

Эскизы декораций, костюмов, фотогалерея от Андрея Злобина и Анны Ипатьевой



Блог ТАГТОиБ им М.Джалиля