Дон Кихот

Дон Кихот

Музыка Людвиг Минкус

Балет 3 пәрдәдә (6+)  
Мариус Петипа һәм Александр Горский хореографиясе Владимир Яковлев редакциясе

Сәхнәгә куючы рәссам – ВИКТОР ГЕРАСИМЕНКО (Мәскәү)
Костюмнар буенча рәссам – ВИКТОРИЯ ХАРХАЛУП (Мәскәү)
Видеопроекцияләр - ДАНИИЛ ГЕРАСИМЕНКО (Мәскәү) 

2015 ЕЛГЫ КУЕЛЫШ


Кыскача эчтәлек
Дон Кихот бүлмәсе. Шау-шу Дон Кихотны татлы хыялларыннан бүлә. Бүлмәгә Санчо Панса атылып керә. Аның караклыгы өчен себерке күтәреп куган крестьян хатыннардан котылырга тырышуы. Дон Кихот гаугага кысыла: себерке белән селтәнеп хатыннарны куып җибәрә.
Санчо Панса котылуы өчен рәхмәт укый. Дон Кихот дөнья буйлап сәяхәткә чыгарга җыенуы турында сөйли һәм Санчога корал йөртүче булырга тәкъдим итә. Санчо икеләнә, әмма рыцарьга каршы килергә базмый. Дон Кихот коралларын күрсәтә. Иске шлемын утыргычка куеп, ныклыгын күрсәтү өчен кылыч белән чаба. Шлем кисәкләргә таркала. Санчо көлә, ә Дон Кихот аптырашта. Нишләргә? Дон Кихот кырыну ләгәнен башына кия. Санчо көлүеннән көчкә тыелып тора. Дон Кихот борынгы көбәсен кия, зур сөңге белән кораллана һәм корал йөртүчесен юлга дәшә. Санчо ризалашуына үкенә, качарга маташа. Дон Кихот аны туктатып артыннан атларга куша.
Барселона. Яр буенда Лоренцо трактиры. Көндезге челлә. Мәйданда халык бәйрәм итә. Китри чыга. Ул Цикалия һәм Жуанитадан чәчтараш Базильны сораша. Гитара тоткан Базиль килә. Ул Китрины күрмәмешкә салышып, ахирәтләре белән сөйләшә. Китри бии. Базиль кызларны калдырып Китрига уйный башлый, аннары гитарасын куеп биергә чыга.
Биюнең иң кызган мәлендә Лоренцо чыга. Ул гашыйкларны аера. Китриның Базильны яратуы турындагы сүзләре нәтиҗә бирми. Акчасыз Базиль ата кешегә ошамый. Лоренцо фәкыйрь егетне куып җибәрә.
Халык төркеме шаулашып масайган Гамаш картны каршылый. Аның модасы чыккан киемнәре Лоренцодан башка бөтенесен көлдерә. Гамаш кешеләрдән дә уңайсызланмыйча, кыз яучылый башлый. Лоренцо канәгать – кызын Гамаш янына алып килә. Китри Гамашка арты белән утыра. Гамаш мәхәббәт аңлата. Китри аның сөйләнүеннән туеп сикереп тора, җилпәзәсе белән Гамашка суга.
Биюләр башлана. Күмәк биюләрдән соң Урам биючесе пәйда була. Тореадорлар керә. Урам биючесе атаклы Тореадорны көтә.
Сәхнәдә — тореодорлар һәм Урам биючесе биюләре. Тореадорлар үгез белән көрәшкән рәвешле бииләр.
Кинәт халык төркеме туктап кала — Санчо Панса сәяхәтче рыцарь Дон Кихот килүен хәбәр итә. Лоренцо керә. Дон Кихот ашатуларын таләп итеп, трактирга үтә. Санчо аның артыннан ашыга. Кызларның юан Санчодан көләселәре килә, алар аны күз бәйләш уйнарга чакыралар. Биеп башы әйләнгән Санчо егыла. Ир-ат аны күтәреп тирбәтә башлый. Ул кычкыра, тибенеп ярдәм чакыра. Аны Дон Кихот коткара.
Биюләр яңара. Базиль белән Китри кабат бергә. Дон Кихот белән Гамаш чыга. Дон Кихот Китриның матурлыган таң кала. Аның татлы хыялындагы гүзәл бәлки шушыдыр. Дон Кихот тезләнеп аны биергә чакыра. Гамаш Китри янына йөгерә, Тореадор юлын бүлә. Гамаш барысын да туйдырган. Биюләр дәвам итә. Күңелле биюләрне Санчо Панса боза, ул зур балык урлап качмакчы икән, аны Лоренцо һәм пешекчеләр куа.
Кабак. Малайлар биюе. Урам бәйрәменнән соң кешеләр бирегә җыела. Үзен куучылардан котылып Китри йөгереп керә. Биюче Мерседесны күрә. Тамашачы аны чәчәкләргә күмә.
Кабак хуҗасы борчыла. Бирегә Гамаш белән Лоренцо килә. Китри кача. Ахирәтләре аны яшерәләр, әмма саксызлык барысын да харап итә. Лоренцо Китрины табып, Гамащ белән җитәкләштерә һәм никахка фатыйха бирә.
Базиль йөгереп керә. Китрины этеп, үз күкрәгенә кинжал кадый, егыла. Китри әтисеннән аның мәхәббәтенә фатыйха бирүен сорый, барыбер Базиль үлеп бара, гомеренең соңгы юанычы булсын ди. Лоренцо икеләнә. Ачуы кабарган Дон Кихот Китриның соңгы теләген үтәргә боера. Лоренцо Китри белән Базильга фатыйхасын бирә. Ә чәчтарашка шул гына кирәк тә. Ул шаярган гына, сау-сәламәт килеш сикереп тора. Базильның дуслары Гамашны төрткәләп чыгаралар.
Юл буенда алан. Еракта тегермән күренә. Дөнья гизүче артистлар ялга туктаган. Шунда ук чегәннәр таборы да урнашкан. Дон Кихот белән Санчо Панса якыная. Бер актер сарай киемнәре һәм катыргы таҗ кия. Дон Кихот аны король дип уйлый. Алар биек урыннан чегәннәр биюен тамаша кылалар.
Кәмитче Дон Кихотны марионетка-курчаклар тамашасына чакыра. Курчаклар рыцарьның әсирлектәге хатынын коткаруы тамашасын уйныйлар.
Дон Кихот тәэсирләнеп рыцарь хатынын коткарырга талпына. Сәхнәгә менеп, вата-җимерә башлый. Бөтенесе качалар, декорацияләр ава, театр җимерелә. Дон Кихотка алып гәүдәле берәү галәмәт зур куллары белән аңа сузыладыр кебек тоела. Санчоның бары тик тегермән генә дип тынычландырырга тырышуы файдасыз. Рыцарь шпагасын алып, тегермән янына атыла, канатына ябыша, һавага күтәрелеп җиргә егылып төшә. Санчо Панса Дон Кихотны аңына китерә.
Куе урман. Санчо яраланган Дон Кихотны алып бара. Йокларга яткыра. Дон Кихотның төшенә дриадалар патшалыгы керә, Амур аңа хыялындагы Дульцинеяны күрсәтә.
Дон Кихотның төшен аучылар тавышы бүлә. Герцог белән Герцогиня ауга чыкканнар. Алар сәяхәтче рыцарьны замокка кунакка чакыралар.
Замок янындагы парк. Церемониймейстер бәйрәмгә әзерлекне төгәлләп килә. Герцог, Герцогиня һәм Дон Кихот керә. Тыныч кына гапләшәләр. Шулчак рыцарь Дон Кихотны алышка чакыра. Бу рыцарь —Дон Кихотның идарәчесе, ул аны җиңеп, илләр буйлап мәгънәсез сәяхәтен туктатмакчы.
Дон Кихот чакыруны кабул итә. Алыш хәсрәт рыцарьның җиңелүе белән тәмамлана.
Хуҗалар аны тынычландыра. Бәйрәм башлана, Китри белән Базиль дә, кунаклар да бииләр.



Блог ТАГТОиБ им М.Джалиля