Ромео һәм Джульетта

Ромео һәм Джульетта

Музыка Сергей Прокофьев

Балет 2 пәрдәдә   (12+)  
У.Шекспирның шул исемдәге драмасы буенчаЛ.Лавровский, С.Радлов һәм С.Прокофьевлибреттосы 

Сәхнәгә куючы балетмейстер- Борис Мягков (Мәскәү), Владимир Яковлев редакциясе 
Куючы рәссам- Анатолий Нежный (Мәскәү) 
Костюмнар буенча рәссам - Анна Нежная (Мәскәү) 

2017 ЕЛГЫ КУЕЛЫШ 


Кыскача эчтәлек 

Веронада таң ата. Шәһәр йоклый. Ромео гына йоклый алмый. Мәхәббәт турында хыялланып буш урамнар буйлап йөренә. 

Әкренләп урамнарга җан керә, кешеләр үтә. Трактир хезмәтчеләре ялкау гына өстәлләрне җыештыралар. Капулеттийортыннан хезмәтчеләрГрегорио, СамсонэһәмПьетро чыга. Алар хезмәтчеләр белән сөйләшә-сөйләшә күңел ачалар. Мәйданның икенче ягыннан –Монтекки йортыннан БалтазарбеләнАбрамио чыга. 

Ике дошман гаиләнең хезмәтчеләре талашырга сәбәп эзләп бер-берсенә карашып торалар. Шаярулар төрткәләшүгә күчеп, корал белән сугыша башлыйлар. Бер хезмәтче яралана. Монтеккиның туганы Бенволио сугышучыларны аерып, таралышырга куша. Хезмәтчеләр мыгырдана-мыгырдана ризасыз гына таралышалар. 

Капулетти туганы Тибальд керә. Маҗара эзләүче сугыш чукмары Монтеккилар белән сугышырга чамалап кына тора. Сәбәп табып сугыша да башлый. Монтекки һәм Капулетти йортыннан барысы да чыгып, сугышны яңартып җибәрәләр. 

Шәһәргә җан керә. Чаң тавышы яңгырый. Герцог керә. Кылычын изәп коралларны куярга боера һәм сугыш башлаучы җәзага тартылачак дип белдерә. Герцог әмере белән ризалашкан халык таралыша. 

Джульетта бүлмәсе. Джульетта шаярып тәрбиячесе – Сөт анасы белән уйный – мендәр ата, кача, тегесе аны тотарга тырыша. Уенны Джульеттаның әнисе бүлә. Ул җитди тонда Джульеттага шаяруларын туктатырга куша, янәсе, ул инде кәләш. Парис кебек хөрмәткә лаеклы егет аның кулын сорый. Джульетта көлә. Әнисе кызына инде зур үскәнлеген күрсәтергә көзге янына алып килә. 

Капулетти сараенда бал. Веронаның затлы халкы бәйрәмчә киенеп балга җыела. Җырчылар һәм музыкантлар белән бергә Джульеттаның ахирәтләре дә,үзенең пажын иярткән Парис та балга килә. Сөйләшә-көлешә Меркуцио уза. Ул Ромеодан риза түгел, аның нигә борчылуын аңламый. Ромео үзе дә халәтен аңлата алмый, күңеле нидер сизенә. 

Вакыйга Капулетти йортының залына күчә. Өстәлләр янында кунаклар утырышкан. Биюләр башлана.Кунаклар Джульеттаның биюен үтенәләр.Ул ризалаша. Биегәндә Джульеттаның сафлыгы, шигърилеге, сөйкемлелеге тоемлана. Залга килеп кергән Ромео кыздан күзен ала алмый. 

Шамакай битлеге кигән Меркуцио кунакларны көлдерә. Бөтен игътибарның Меркуциога юнәлгәнен күреп, Ромео Джульетта янына килә дә, дулкынланып хисләрен аңлата башлый. Ромео йөзеннән битлеге төшеп китә. Джульетта Ромеоның матурлыгына таң кала. Джульетта йөрәгендә дә мәхәббәт уты кабына. 

Бу күренешнең очраклы шаһиты булган Тибальд Ромеоны таный. Битлеген киеп, Ромео чыгып китә. Кунаклар таралгач, Сөт анасы Джульеттага Ромеоның Монтеккилар токымыннан икәнлеген әйтә. Әмма Ромео белән Джульеттаны бернәрсә дә туктата алмый. Айлы төндә алар бакчада очраша. 

Джульетта хисләр дәрьясында. Ул сөеклесе белән аз гына вакытка да аерылышасы килмичә,  Сөт анасы аша Ромеога хат җибәрә. 

Мәйдан уртасында йөзләгән кеше бии. Кайбер шаяннары Сөт анасын үрти, әмма ул аларга игътибар итми —Ромеоны эзли. Табып хатны тапшыра. Ромео Джульетта хатын укый. Ул аның хатыны булырга риза. 

Лоренцо хөҗрәсенә Ромео керә. Ул Лоренцога Джульеттага булган мәхәббәте турында сөйли һәм үзләрен кавыштыруын үтенә. Лоренцо ризалаша. Хөҗрәгә Джульетта кергәч, Лоренцо аларныярәштерә. 

Вероны мәйданында карнавал гөрли. Арада Ромеоның дуслары  — Меркуцио белән Бенволио. Меркуционы күреп, Тибальд сугыш башлый. Ромео арага кереп аларны аерырга тырыша, әмма Тибальд Ромеодан көлә, аны куркак дип мыскыллый. Ромео кан коюдан саклану өчен Меркуционың шпагасын читкә тибәргәндә, Тибальд Меркуционы үтерә. Меркуцио шаярырга, биергә тырыша, әмма хәрәкәтләре акрыная һәм ул җиргә егылып җан бирә. Ромео дучты өчен үч алу нияте белән Тибальдка ташлана һәм үтерә. Капулетти йортыннан Джульеттаның әнисе йөгереп чыга. Ул үч алырга чакыра. Бенволио Ромеоны алып китә, ул качарга тиеш. 

Төнлә Ромео сөйгәне белән хушлашу өчен Джульетта бүлмәсенә үтеп керә. Таң якынлаша. Гашыйклар хушлаша. Ромео китә. 

Иртә. Сөт анасы керә, аның артыннан —Джульеттаның әти-әнисе. Алар Парис белән туй көне билгеләнүен хәбәр итәләр. Джульетта әти-әнисеннән сөймәгән кешегә бирмәүләрен сорап ялвара. Ата белән ана үз сүзләреннән чигенми. Джульетта Лоренцо янына йөгерә. Ул Джульеттага эчемлек бирә, шуны эчкәч кыз үлгәнгә охшаган йокыга талачак. Дөресен Ромео гына беләчәк. Ул кызны качырып кына склептан алып китәчәк. Джульетта Лоренцо планы белән сөенеп килешә. 

Өенә кайткач ул, баш иеп, Париска чыгарга ризалыгын белдерә.  Өйдә үзе генә калгач, теге эчемлекне эчә. Иртә ахирәтләре кәләшне бизәндерергә килгәч, аның үлгәнлеген күрәләр. Джульеттаның үлеме турындагы хәбәр Мантуяга, Ромеога килеп ирешә. Ул Веронага ашыга. Матәм кортежы. Ачык табутта Джульетта ята. Табут гаилә каберлегенә урнаштырыла. Барысы да китәләр. Төн. Зиратка Ромео керә. Ул табут янына килә, Джульетта белән хушлашып агу эчә. 

Джульетта уяна. Башта аңышмыйча тора. Үзен каберлектә күреп барысын да аңлап ала. Ромеоны күрә. Аңа ташлана. Сөйгәне белән һәм яшәү белән хушлашып, Джульетта Ромео кинжалын үзенә кадый. 

Кабер янына ике карт - Монтекки белән Капулетти килә. Үлеп яткан балаларына карыйлар. Бер-берсенә кулларын сузып, сөекле балаларының истәлеге хакына дошманлыкны туктатырга ант итәләр. 


Блог ТАГТОиБ им М.Джалиля