Аида

Аида

Музыка Джузеппе Верди

Опера 3 пәрдәдә, 7 күренештә (12+)
О.Мариэтти сценариесе А.Гисланцони либреттосы

Куелышның музыкаль җитәкчесе - Марко Боэми (Италия)
Сәхнәгә куючы режиссер - Юрий Александров (Санкт-Петербург)
Куючы рәссам - Виктор Герасименко (Мәскәү)
Хормейстер - Любовь Дразнина
Ут буенча рәссам - Айвар Салихов (Мәскәү)
Видеопроекцияләр - Даниил Герасименко (Мәскәү)
Сәхнәгә куючы балетмейстер - Ирина Шаронова (Санкт-Петербург)

2013 елгы куелыш


Кыскача эчтәлек
Фараонның Мемфистагы сараена эфиоплар ябырылуы турында хәбәр килеп ирешә. Сарай каравылы башлыгы Радамес полководец даны турында хыяллана. Җиңүенә бүләк буларак фараоннан сөйгәнен – әсир кыз Аиданы иреккә чыгаруын сорый. Фараон кызы Амнерис керә. Ул яшертен генә Радамеска гашыйк. Амнерис Радамесның тынычсызлануыннан аның колга булган мәхәббәтен сизеп ала. Аиданың уңайсызлануы шикләрне тагын да көчәйтә. Фараон Аллалар әмерен җиткерә: Мисыр гаскәрен Радамес җитәкләячәк. Аида газаплана: ул Радамесны сөя, әтисе - эфиоплар юлбашчысы Амонасро өчен дә борчыла. Аллардан үзенә үлем сорый.
Храмда жрецлар Мисырның җиңүен сорап йола үткәрәләр. Баш жрец Радамеска мөкатдәс кылыч тапшыра.
Амнерис Радамесның эфиопларны җиңеп кайтуын көтә. Аиданы күргәч шикләре һәм көнчелеге арта. Әсир кызның серләрен белү өчен фараон кызы Радамесны үлде, ди. Аида кичерешләрен яшерә алмый. Амнерис ачуыннан кол кызны җәзалау белән куркыта. Мәйданнан тантаналы авазлар ишетелә – халык җиңүчене сәламлый. Аида аллардан үлем сорый – аның мәхәббәтеннән баш тартырлык көче юк.
Фива мәйданында халык тантана белән мисыр гаскәрен каршы ала. Фараон алдыннан әсир эфиоплар үтә. Араларында Амонасро да бар. Ул үзенә таба атылган кызын кисәтеп өлгерә: аның кемлеген биредә белергә тиеш түгелләр. Амонасро үзен сугышта үлгән эфиоп патшасының гаскәр башлыгы итеп таныта. Әсирләр ярлыкау сорый. Аларга халык та кушыла. Жрецлар аяусыз, алар җиңелгәннәрнең үлемен таләп итә. Баш жрец киңәше буенча, фараон тотыклар буларак Аида белән аның әтисен исән калдыра. Кызын Радамеска бирә. Амнерис Аиданың кайгысын күреп тантана итә.
Нил ярында, Изида храмында, Амнерис Радамес белән кавышырга әзерләнә. Аида сөйгәнен мәңгегә хушлашу өчен көтә. Ул аерылышуны кичерә алмаячак – Нилга ташланачак. Аида башка беркайчан да күрмәячәк туган илен сагына. Көтмәгәндә Амонасро пәйда була. Ул кызының Радамеска булган мәхәббәтен һәм Амнерис белән көндәшлеген сизеп ала. Әтисе кызына туган илдәге бәхетле тормышны тасвирлый һәм Радамес гаскәренең эфиопларга каршы кайсы юл белән барачагын белешүен үтенә. Аиданың баш тартуына ачуы килеп, аны патша кызы түгел, сатлык, фараон колы дип кимсетә. Аида әтисе теләген үтәргә ризалаша – илгә мәхәббәте хакына үз мәхәббәтен корбан итәргә була. Радамесны күреп Амонасро кача. Радамес җиңүгә ышана, Аида фараон кызы аларны харап итәчәк дип тәкърарлый. Котылуның бер генә юлы бар — Эфиопиягә качу. Радамес икеләнә, туган илен ташларга теләми, шулай да Аида белән килешә. Аида Мисыр гаскәренең кайсы юлдан барачагын сорашкач, Радамес серләрен яшерми. Амонасро тантана итә — эфиоплар җиңәчәк. Радамес үзе дә сизмәстән сатлыкҗан булуына газаплана. Амонасро белән Аиданың тынычландырулары да, качарга өндәүләре дә нәтиҗәсез. Радамес храмнан чыгып килүче Рамфисны күреп, үзен баш жрец кулына тапшыра. Аида белән әтисе качып котылалар.
Жрецлар Радамесны хөкем итәргә әзерләнә. Амнерис тәүбәгә килергә өнди, Аидадан баш тартса, мәхәббәтен һәм Мисыр таҗын вәгъдә итә. Радамес ризалашмый — Аидага мәхәббәте хакына ул намусын да, ватанын да корбан итте. Фараон кызы каршылыклы хисләр өермәсендә: әле Радамесны үч белән куркыта, әле аның котылуы өчен Аллаларга ялвара. Баш жрец Рамфис хөкем карарын игълан итә — сатлыкҗан тереләй күмеләчәк. Амнерис өметсезләнеп кансызлыклары өчен жрецларга ләгънәт укый. Радамес храм базына ябылган. Ул үлем алдыннан сөйгәне турында уйлый. Тавыш ишетелә, Радамес Аиданы күрә, кыз аны нинди язмыш көткәнен ишеткәч, янына килгән. Аларны хәзер беркем дә аера алмаячак. Храмда жрецлар җырлаганы ишетелә. Баз юлын томалаган таш янында Амнерис башын игән, ул җан тынычлыгы сорый.



Блог ТАГТОиБ им М.Джалиля