Турандот

Турандот

Музыка Джакомо Пуччини

Опера 3 пәрдәдә  (12+)  
Карло Гоцциның шул исемдәге пьесасы буенча Джузеппе Адами һәм Ренато Симони либреттосы

Музыкаль җитәкче һәм дирижер - Ренат Салаватов
Дирижер - Айрат Ишморатов
Сәхнәгә куючы режиссер - Михаил Панджавидзе
Куючы рәссам - Игорь Гриневич (1952-2012)
Костюмнар буенча рәссам - Юлия Ващенко
Ут куючы рәссам - Сергей Шевченко
Видеопроекцияләр - Павел Суворов
Хормейстер - Любовь Дразнина

2012 елгы куелыш


Кыскача эчтәлек

Вакыйга Кытайда бара.
I пәрдә

Мандарин: «Турандотны ярәшергә теләгән кеше аның өч табышмагын чишәргә тиеш. Булдыра алмаса, үтереләчәк». Фарсы шаһзадәсе җиңелә һәм ай калыкканда җәзаланырга тиеш. Халык үлем җәзасын күрергә җыелган, каравылчылар аларны император сарае яныннан куа. Чуалыш арасында теткәләнгән киемле карт җиргә ава – бу татар ханы Тимер, ул түнтәрелеш вакыт бәреп төшерелгән һәм сукырайган. Патшаның тугрылыклы колы Лю чарасызлыкта – Тимерны күтәрә алмый. Бәхетенә аңа Хәләф булыша; ул ханның бердәнбер улы, яшерен генә Пекинда сәяхәт итә. Дивар буйлап яшь фарсы шаһзадәсе атлый. Аның кыяфәте кызганыч. Хан кызы халыкны тынычландырырга чыга, аның гаҗәеп гүзәллеге Хәләфне әсир итә. Ни генә булмасын - ул аның мәхәббәтен яулап алырга тели. Өч министр - Пинг, Панг, Понг аның юлына аркылы төшә. Лю «Signore, ascolta» («О господин мой!») ариясен башкара; Тимер: «Ah, per ultima volta» («Ах, мой мальчик, послушай») дип елый. Хәләф Люга «Non piangere, Liu» («Не плачь, моя Лю») дигән танылган ария белән җавап бирә дә гонгка атлый. Өч тапкыр кагып Турандотны чакыра.
II пәрдә
Император министрлары Пинг, Понг һәм Панг табышмак тантанасына әзерләнәләр һәм Китай язмышы өчен борчылалар. Бәхетсез ил Турандот аркасында тыныч яши алмый янәсе. Алар тыныч тормыш турында хыялланалар.

Сарай алдындагы мәйдан. Карт император Альтоум Хәләфне ниятеннән баш тартырга өнди («Basta sangue!»; «Хватит крови!»). Хәләф нык тора. Хан кызы Турандот чыга, ул ир-атларны яратмавын әйтә, әбисе Лоу-Линьны искә төшерә, аны илбасарлар харап иткәннәр (Ария «In questa reggia»; «В столице этой»).

Хәләф табышмаклар әйтелүен көтә. Беренче табышмак: төн карсында нинди гүзәл өрәк оча? Иртән ул югала, кояш баешында пәйда була, дөнья аның калуын көтә, ул тыңламый. Хәләф җавапны тиз таба: өмет. Икенче табышмак: уттай яна, ялкын түгел, соң сәгатендә суына, саклык белән аласың, таң төсендә. Шаһзадә тиз җавап бирә: кан. Өченче табышмак: боз йөргеңдә ут яккан, әмма ул бозны барыбер эретә алмый. Яктысы да, караңгысы да кол итә ала, кол булучыны патша итә ала. Хәләф икеләнеп тора, аңа император, министрлар, халык һәм Лю көч биреп тора. Турандот көлә: «Йә нинди боз ялкын кабыза?» «Ялкыным белән синең бозыңны эретермен, Турандот!» - ди Хәләф.

Хан кызы әтисеннән үзен чит-ятка бирмәвен сорый. «Ант изге! — Ант түгел кыз изге!» Хәләф Турандот көч белән алырга теләми. Ул Турандотка шартлы табышмак әйтә: әгәр Турандот таң атканчы җавап тапса, Хәләф үлемгә барырга риза. Табалмаса, хан кызы аңа кияүгә чыгачак. Табышмак бик гади: Турандот шаһзадәнең исемен белергә тиеш.
III пәрдә
Император бакчасына ай нуры төшкән. Сөрәнчеләр Турандот әмерен тарата: «Пекинда бүген беркем йокламый» — беркем дә йокларга тиеш түгел – шаһзадәнең исемен белергә! Хәләф шат (ария «Никто не уснёт» (итал. Nessun dorma). Министрлар Пинг, Панг һәм Понг чыга. Алар Хәләфне төрле кызлар белән, мал белән, дан белән кызыктырырга маташалар – нәтиҗә юк. Хәләфне шәһәр халкы урап ала һәм исемен сорап ялвара. Каравыл Тимер белән Люны китерә, аларның шаһзадә белән сөйләшкәнен күрүчеләр булган. Тимерне җәазлардан азат итәр өчен егетнең исемен бары тик үзе белүен әйтә. Әмма мәхәббәте хакына исемен әйтмәячәген җиткерә. Ул Турандотның да шаһзадәгә гашыйк булачагын әйтеп үз үзен һәлак итә.



Блог ТАГТОиБ им М.Джалиля