Севилья чәчтарашы

Севилья чәчтарашы

Музыка Джоаккино Россини

Опера 2 пәрдәдә  (12+)   
Пьер Огюстен Бомаршеның шул исемдәге комедиясе буенча Чезаре Стербини либреттосы

Куелышның музыкаль җитәкчесе - Марко Боэми (Италия)
Сәхнәгә куючы режиссер - Юрий Александров (Санкт-Петербург)
Сәхнәгә куючы рәссам - Виктор Герасименко (Мәскәү)
Костюмнар буенча рәссам - Елена Бочкова (Мәскәү)
Хормейстер - Любовь Дразнина (М.Җәлил ис. Татар дәүдәт опера һәм балет театры)
Ут буенча рәссам - Ирина Вторникова (Ростов-на-Дону)
Пластика - Фәнис Исмәгыйлев (М.Җәлил ис. Татар дәүдәт опера һәм балет театры)
Дирижерассистенты- Алессандро Биччи (Италия)
Режиссер ассистенты - Анастасия Удалова (Санкт-Петербург)
Җаваплы концертмейстер - Алсу Барышникова (М.Җәлил ис. Татар дәүдәт опера һәм балет театры)

2014 елгы куелыш


Кыскача эчтәлек

Севильяда төн. Доктор Бартоло йортыяны. Граф Альмавива гүзәл Розинага гашыйк, хисләрен серенада аша белдерә. Әмма тырышлыгы нәтиҗәсез —балкон ишеге ачылмый. Ерактан җыр ишетелә – бу Фигаро — чәчтараш, лекарь, музыкант, әллә күпме мәзәкләр уйлап табучы кеше… Аның аша граф Розинаның Бартоло кызы түгел, ә тәрбиягә алынганлыгын белә. Опекун бирнә өчен кызга өйләнмәкче икән.

Таң ата. Таныш түгел егеткә хат тапшыру өчен балконга Розина чыга, аның артыннанБартоло күренә. Хат аның шикләрен уята. Розина хатта җыр сүзләре генә булуын әйтсә дә, опекун кызның ялганлавын сизә. Бартоло никахны ашыктырырга кара итә һәм әзерлек чараларын күрү өчен нотариуска юл тота.Граф, үзен Линдор дип таныштырып, Розина белән аңлашырга ашыга. Розина егетне кире какмый.

Альмавива Фигародан Бартоло өенә үтеп керү өчен ярдәм сорый. Уйлап табарга оста, әмма үз файдасын кайгыртучан чәчтараш графка солдат булып  киенергә, исерек булып кыланып доктор өенә килергә һәм фатирга кертүен сорарга куша.
Бартоло югында Фигаро Розина янынаянәсе граф йомышы белән килә. Әмма шулчак йорт хуҗасы Розинага вокал дәресләре бирүче дон Базилио белән кайтып керә. Базилио Альмавива турында белеп өлгергән була. Ул көндәшеннән яла ягып котылырга киңәш итә.

Фигаро аларның сөйләшүләрен тыңлап торып, Розинаны кисәтеп куя. Ишек шакыган тавыш, исерек солдат рәвешендә Альмавива керә. Ул Бартолобелән әйткәләшә, талаша башлый. Тавышка Розина, Фигаро, дон Базилио һәмхезмәтчеләр – Берта белән Амброджио йөгерешеп килә.

Граф кеше күрмәгәндә Розинага язу бирмәкче, әмма опекун сизеп ала да, тагын тавыш куба. Тавыш-гауганы урамнан үтеп баручы офицер ишетеп ала.Ул исерек солдатны кулга алмакчы була, әмма документын күргәч, Фигародан башка бөтенесен гаҗәпләндереп хөрмәт белән башын ия.

Беренче уңышсыз адымнан соң, Альмавива Бартолоөенә дона Базилио шәкерте буларак үтеп кермәкче була. УлБазилиоавырый дип хәбәр итә, янәсе остазы үзе урынына шәкертен җибәргән. Бартолога ул шикле булып тоела. Граф Розина язуын күрсәтә дә, аны Альмавива йортыннан табуын әйтә. Бартолоачулы. Графканәгать — максатына ирешелгән: музыка дәресләре вакытында ул Розина белән аралаша ала.

Фигаро опекунның игътибарынгашыйклардан читкә юнәлтергә тырыша. Көтмәгәндә дон Базилио пәйда була. Аның килүе белән ялган ачылачак. Фигаро, граф һәм Розина аны өенә кайтып ял итәргә үгетлиләр, янәсе авыруы йөзенә чыккан.

Кулына зур янчык кергәнлеген тоеп, куркак дон Базилио кайтып китә. Бартоло Альмавивабелән Розинаның сөйләшүен тыңлап тора. Шулай итеп ул кызның бүген төнлә урланачагын белеп ала.Ялган ачылган, граф качарга мәҗбүр.

Дон Бартоло граф биргән язуны гашыйкларга карата кулланмакчы була.Ул Розинаны Линдорның алдакчы булуына ышандыра, янәсе ул Альмавива йомышын үтәүче. Розина ачулы, ул Бартоло белән никахлашырга да риза.Күк күкри башлый.

Эңгер-меңгер вакыттан файдаланып, Бартоло йортына Граф Альмавива белән Фигаро үтеп керә. Качу өчен бөтенесе әзер, әмма Розина качудан баш тарта. Графның Линдор белән Альмавиваның бер кеше булуын аңлатуы гына яшьләргә өмет бирә.

Дон Базилио белән нотариус килә, аларны никах килешүе төзегә Бартоло чакырган. Опекун өйдә юк; Розинаның урлануыннан куркып, ул каравылны чакырырга киткән.

НотариусныңФигаро танышы булуыннан файдаланып, Розина белән Альмавива арасында никах килешүе төзелә. Дон Базилио каршы килмәкче була, әмма граф биргән янчыкны алгач, тынып кала, шаһит буларак килешүне дә имзалый. Каравылчыларны ияртеп кайткан опекун чарасыз калган. Альмавива бирнәдән, карт файдасына баш тарта. Бөтенесе дә бәхетле...



Блог ТАГТОиБ им М.Джалиля