Джалиль

Джалиль

Музыка Назиб Жиганов

Опера-поэма 2 пәрдәдә (12+)
Әхмәт Фәйзи либреттосы Михаил Панджавидзе редакциясендә

Музыкаль җитәкче һәм дирижер – РЕНАТ САЛАВАТОВ
Әсәрне сәхнәләштерүче – МИХАИЛ ПАНДЖАВИДЗЕ
Куючы рәссам – ИГОРЬ ГРИНЕВИЧ
Хормейстер – НУРИЯ ҖУРАЕВА
Ут куючы рәссам – СЕРГЕЙ ШЕВЧЕНКО
Компьютер графикасы – ПАВЕЛ СУВОРОВ
Музыкаль мөхәррир – ВИКТОР СОБОЛЕВ


2011 елгы куелыш


Кыскача эчтәлек

Беренче күренеш

Гомрем минем моңлы бер җыр иде,
Үлемем дә яңрар җыр булып.

Немец тылында тимер юл станциясе. Бирегә совет хәрби әсирләренең яңа төркеме китерәләр. Алар арасында Муса Җәлил – танылган татар шагыйре.
Уйлары белән ул Ватанына, Казанга юнәлә, аны анда хатыны һәм нәни кызы көтә. Ни хәлдә алар? Ул әсирлеккә эләккәнгә күрә, аның гаиләсен җәзага дучар итүләре бар: Кызыл Армия уставы буенча пленда булган хәрби Ватанга хыянәт итүче дип санала.
Чәнечкеле тимерчыбык белән уратылган лагерь. Ачлыктан хәлсезләнгән, йончыган, бетерешкән хәрби әсирләр җиңү көне җитәчәгенә ышанычларын югалтмыйча, көрәшү мөмкинлеген эзлиләр.

Икенче күренеш
Кан-ут кичеп дуслык ныгыттык без,
Бу дуслыктан көчле нәрсә бар?


1942 елның хәвефле көннәре. Сугыш туктап торган арада солдатлар өйләренә хат язалар, коралларын чистарталар. Казах Сатпаев Иртыш елгасы турында җыр суза, Ишназаров Казан кызларына хат яза, ләкин җыр тыңлап, эшеннән бүленә. Җәлил хатны язып бетерү өчен матур сүзләр табып, аны тәмамларга ярдәм итә.
Бик нык курыккан лейтенант Канзафаров йөгереп керә, ул хәрби частьнең чолганышта калуы турында хәбәр итә. Җәлил кискен рәвештә аны паника таратудан туктата.
Полковник Журавлев куркак җанны судка бирү белән яный, Канзафаров сугыш кырында үзен аклау мөмкинлеге бирүләрен үтенә.
Сугышчылар таралгач, Журавлев Җәлилгә хәлнең кискенлеген аңлата. Ул үзе фашистларга каршы чыгып, Җәлилгә отрядның бер өлешен чолганыштан чыгару мөмкинлеген бирмәкче...


Өченче күренеш
Ирек китәр, качсаң ирлектән,
Ирлек белән иреш иреккә.
Сугыш узган яу кыры. Көлгә әйләнгән җир өстендә авыр яраланган Җәлил ята. Кинәт кенә аның колагына бишек җыры ишетелә. Ни бу? Кулына нәни бала күтәргән хатын-кыз пәйдә була. Үлек баланы тирбәтүче акылдан язган ана шагыйрьнең күз алдында әҗәлне сурәтли.
Сугыш кырыннан Канзафаров кача. Муса аның юлына аркылы төшә. Хыянәтче Мусаны үзе белән качарга өнди, Муса аңа яу кырына кайтырга боерык бирә. Дезертир аның качуына бердәнбер шаһитны кадап үтермәкче була. Җәлил аңа ата...
Немец илбасарлары отряды якынлаша. Каршы торырга көче булмаган Җәлил, үзенә атмакчы була, ләкин пистолетта патрон калмаган – үзенә дип саклаган соңгы патронын шагыйрь хыянәтчегә сарыф иткән...
Дүртенче күренеш
Кичер, Илем!
Немец комендатурасында гитлерчылар Мусаны җәзалап допрос алалар. Шагыйрьне тән әрнүеннән бигрәк җан әрнүе җәфалый – сугышта яраланган килеш ул үз-үзен атып үтерә алмыйча әсирлеккә эләгүе өчен өзгәләнә.
Җәлилнең хәтерендә полковник Журавлев сүзләре яңара: ул Мусаның ялкынлы шигырьләре кешеләрне көрәшкә күтәрүе турында һәм аны үз улы итеп күрүе турында әйтә. Муса хатыны белән баласы турында уйлый. Хәтерендә уянган хисләр җәзаларга түзәргә булыша.
Хәлсезләнгән шагыйрьне комендатурадан күтәреп чыгаралар. Аны чорнап алган дусларына Муса дошманнарның аны үзләренә хезмәт итәргә күндермәкче булуларын әйтә. Шуның өчен дошман аның гомерен саклап калырга вәгъдә бирәләр. Бу мөмкин түгел! Әсирләр киңәшмә уздыра. Дошман сакчысы якынлашкан вакытта Бельгия патриоты Андре француз җыры куплетлары белән аларны искәртә. Җәлилнең дуслары аңарга качу мөмкинлеге тудыру өчен бунт күтәрергә тәкъдим итәләр. Юк, башкаларны үлемгә дучар итеп, үз гомерен саклап калырга ул риза түгел. Муса бүтән карарга килә: дошман белән көрәшер өчен хыянәтче маскасын киергә риза. Ләкин аны хыянәтче исеменең Ватанга барып җитүе генә куркыта...
Бишенче күренеш
Юк, мин сине тузан бөртегедәй
Сансыз гомрем өчен сатмадым.
Германиядә тимер юлы станциясе. Эшелонга Германия тылына җибәрү өчен яңа әсирләр төркемен төйиләр. Көнчыгыш фронтына җибәрү өчен әсирләрдән тупланган легионерлар да станцияга китерелә. Алар арасында Җәлил дә бар. Шагыйрь “Идел-Урал” легионерларын үгет-нәсихәт сүзләре әйтеп озата. Станциядә булган әсирләр Мусаның сүзләрен нәфрәт белән тыңлыйлар.
Эшелон киткәч, немец офицерлары тарала. Әсирлектәге татар кызы Хаят, еракка сузылган тимер юлга карап, туган илен сагынып җырлый. Тыңлап торган Муса кызга сүз кушмакчы була, Хаят аңа нәфрәт белән җавап бирә. Әсирләр кызга кушылып Мусаны хурлыйлар, үч алу белән яныйлар. Ярсыган халыкны немец солдатлары чигендерә.
Кинәт фашистлар арасында паника күтәрелә: Муса Җәлил элегрәк туплаган легионерлар батальоны Советлар Армиясе ягына күчкән! Муса фаш ителә.
Алтынчы күренеш
Ышанма!
Советлар тылында госпиталь. Хатын-кызлар яңа ел чыршысы бизиләр. Шагыйрь хатыны да алар арасында. Аның күптән иреннән хәбәр алганы юк. Дуслары аны юатырга тырыша.
Яраланган хәрбиләр арасында шагыйрь хатыны көтмәгәндә Канзафаровны күреп ала. “Сугышчы” Җәлил белән хезмәт иткәнен инкарь итә. Хатын йөрәк газабы белән җавап көтә: ни булды аның иренә? Канзафаров үзен бик сәер тота – сорауга туры җавап бирүдән тайпыла.
Азактан Мусаның дошман ягына күчкәнен әйтә. Юк! Яраткан йөрәкә андый куркыныч хәбәргә ышанмаячак.
...Немец төрмәсендә интегеп яткан Җәлилнең хыялында сөйгәненең җәфа чигүләре һәм “халык дошманы” хатыны булып кулга алынуының куркыныч күренешләре туа...



Җиденче күренеш

Бар җырымны илгә багышладым,
Гомремне дә бирәм халкыма.

Берлинда Моабит төрмәсе. Муса ябылган камерага кыйналган Андрены кертеп ташлыйлар. Муса дустына ярдәм күрсәтә. Андре идәндә яткан шигырьле кәгазь битләрен күреп ала. Гомереның соңгы мизгелләрендә Мусаның шигырь язарга көче калганы аны хәйран калдыра.
Шагыйрьнең җиңүгә ышанычы нык, ул үзенең халкы белән бергә булуын белә, хаклыкның өстен чыгуына ышана.
Аны фәкать шул борчый – үзе белән бергә шигырьләре юкка чыгуы. Андре шагыйрьнең дәфтәрләрен саклап калып кешеләргә тапшырырга ант итә. Дуслар хушлашалар.
Үлем карары яңгырый: Мусаны гильотинада җәзалап үтереләчәк.

Йомгак
Андре Тиммерманс, Мусаның соңгы васыятен үтәп, Моабит дәфтәрен шагыйрьнең туган иленә тапшыра. Китап битләреннән чыккан кебек Җәлил тавышы яңгырый. Кешеләр шагыйрьнең батырлыгы турында белә. Герой турында истәлек аның шигырьләре аша гасырлардан-гасырларга күчә.

Пресса о спектакле
"Музыкальная жизнь": "На смерть поэта..."
Режиссер Михаил Панджавидзе - о работе над оперой "Джалиль"
"Культура", musokno.ru: "Реабилитированный оперой"
"Вечерняя Казань": "На сцене оживали кадры документального кино"
"Время и деньги": "Рукописи не горят"
"Казанские истории": "Узнал в неволе цену воли я…"
"Татар-информ": "В Казани состоялась премьера оперы "Джалиль""
Портал Мэрии Казани: "Премьерой оперы "Джалиль" открылся сезон в Театре оперы и балета"
"АиФ": "Опера "Джалиль" открыла новый сезон"



Блог ТАГТОиБ им М.Джалиля