Травиата

Травиата

Музыка Джузеппе Верди

Опера 3 пәрдәдә  (12+)
А.Дюманың "Камелияле ханым"  драмасы буенча Ф.М.Пиаве либреттосы

Музыкаль җитәкче һәм дирижер - МАРКО БОЭМИ (Италия)
Сәхнәгә куючы режиссер - ЖАННЕТ АСТЕР (Франция)
Куючы рәссам - ИГОРЬ ГРИНЕВИЧ (Новосибирск)
Костюмнар буенча рәссам - ОЛЬГА РЕЗНИЧЕНКО (Мәскәү)
Хормейстер - ЛЮБОВЬ ДРАЗНИНА
Ут буенча рәссам - ВАСИЛИЙ СТЕПАНОВ (Россиянең Большой театры, Мәскәү)

2007 елгы куелыш


Кыскача эчтәлек

1 пәрдә


XIX гасыр уртасы. Париж. Куртизанка Виолетта Валери салонында чираттагы кичәсен уздыра. Аны Парижга провинциядән килгән Альфред Жермон белән таныштыралар. Яшь егет Виолеттага хәзерге юлдашы барон Дюфольга караганда яхшырак булып тоела. Егет мәхәббәт турында хисчән тост әйтә. Виолетта ютәлләп туктаган мизгелдә Альфред янәшәсендә тора һәм мәхәббәтен аңлата. Кызны тормыш рәвешен үзгәртергә чакыра. Виолетта ярата белмәвен әйтә. Виолетта егеткә, сулгач кире кайтарырга кушып, камелия чәчәге бүләк итә. Кунаклар таралыша. Ялгыз калган Виолетта егетнең хисләрен кабул итәргә дә әзер, әмма акчага дан җырлап уйларын таратырга тырыша.

2 пәрдә


Альфред белән Виолетта шәһәр читендәге йортта яшиләр. Альфред уртак тормышларын тәэмин итү өчен сөйгәненең әкренләп мал-мөлкәтен сатуын белеп ала. Аңа оят. Ул матди хәлен яхшырту өмете белән Парижга кайта. Ул югында Виолетта белән күрешеп сөйләшергә Альфредның әтисе Жорж Жермон килә. Ул куртизанка улының репутациясен боза дип саный; кызының булачак ире (Альфредның сеңлесе) Альфред Виолеттаны ташламаса алар белән туганлашмаячак ди. Шуңа күрә Альфредның әтисе араларның өзелүен таләп итә. Виолетта туберкулез белән авырганын һәм үзенең озак яшисе калмаганын белә, шуңа да ризалаша. Ул Альфредка хушлашу хаты калдырып китеп бар. Альфред хаттан Виолеттаның исе тормышына әйләнеп кайтканын аңлый. Жорж Жермон улын өйгә кайтырга үгетли, егет ризалашмый. Альфредны Виолеттаның ахирәте Флоры Бервуа чакыра. Альфред хыянәткә үч итеп Флора янына ашыга.
Флора йортында бал-маскарад. Виолетта барон Дюфоль белән керә, ул бик моңсу, сөйгәне белән аерылышуны авыр кичерә. Кунаклар арасындаАльфред та бар. Ул барон белән талашырга җай эзли. Кунаклар башка залларга таралышкан арада Виолетта Альфредның китүен үтенә. Ул аның исәнлеге өчен борчыла. Альфреданың белән бергә генә китәчәген әйтә. Кыз килешми, Дюфольне яратам, ди. Көнчел Альфред кунаклар алдында Виолеттаны кимсетә башлый, мәхәббәте өчен түләү итеп аның битенә картада откан акчаларны ыргыта. Виолетта аңын җуеп егыла. Дюфоль көндәшен дуэльга чакыра. Виолетта Альфредка дөресен әйтә алмый.

3 пәрдә
Виолеттаныңхәле авырлашкан, ул урыныннан да тора алмый, акчасын хәерчеләргә таратырга куша. Жорж Жермон улының дуэльда баронны яралавы һәм вакытлыча чит илгә китеп торырга тиешлеге турында хат яза. Ул улына Виолеттаныаны ташларга үгетәве турында сөйләгән була.
Парижда карнавал гөрли.Көтмәгәндә Альфред кайтып төшә, гашыйклар бәхетле, алар киләчәк турында хыялланалар. Виолетта хәлсезләнә. Альфред мәңгелек мәхәббәте турында сөйли, Виолетта аның булачак кәләше өчен медальон бирә. Виолетта Альфредның кулларында үлә.



Блог ТАГТОиБ им М.Джалиля