Тоска

Тоска

Музыка Джакомо Пуччини

Опера 3 пәрдәдә    (12+)  

В.Сарду драмасы буенча Л.Иллики һәм Д.Джакоза либреттосы

Куелышның музыкаль җитәкчесе - Стефан Линев (Болгария)

Сәхнәгә куючы режиссер - Кристофер Гроссер (Швейцария)

Сәхнәгә куючы рәссам - Игорь Гриневич (Новосибирск)

1993 ЕЛГЫ КУЕЛЫШ


Кыскача эчтәлек

I пәрдә
Сант-Андреа Делла Балле чиркәве

Римда Сант-Андреа делла Балле чиркәве күренеше. Кырый ишекләрнең берсеннән куркынган кыяфәтле теткәләнгән киемле берәү чыга. Бу Анджелотти, әсирлектән качкан сәяси тоткын. Ул чиркәүнең Аттаванти капелласында качып ята. Аны апасы - маркиза Аттаванти Мадонна сыны астына яшергән, Анджелотти ашыгып шуның ачкычын эзли. Ниһаять, ачкычны табып, рәшәткәле ишекне ача да, кереп кача. Ул качуга биредә эшләүче рәссамга кирәк-ярак һәм азык-төлек китерүче керә. Бер изгенең йөзендә таныш чалымнар күреп кәефсезләнә. Рәссамга изгенең йөзен чиркәүгә килүче кеше йөзенә охшатып ясарга кем кушкан. Бу шайтан эшедер, күрәсең. Рәссам Марио Каварадосси пәйда була һәм Мария Магдалинаны ясавын дәвам итә. Мольберттагы картина яртылаш әзер.

Ризничий китә. Каварадосси чиркәүне буш дип белеп качкан урыныннан чыккан Анджелоттины күреп ала. Каварадосси аның иске дусты, ул аны бәлада калдырмаячак. Аларның әңгәмәсен ишек шакылдавы бүлә. Флория Тоска килгән. Аның тавышын ишеткән Каварадосси дустын капеллага яшерә.

Флория керә. Ул гаҗәеп гүзәл, затлы киенгән, барлык матур хатын-кыз кебек үтә көнчел. Ул рәссам ясаган портреттан көнләшә. Ул портреттагы сары чәчле гүзәлне танып ала, рәссам аны озаклап тынычландыра. Флория сөйгәненә озаклап ачулана алмый, алар аның вилласында кичке спектакльдән соң ачрашырга сүз куешалар. Ул киткәч качкан урыныннан Анджелотти чыга, Каварадосси аны өенә алып кайтып китә.

Наполеонның Италиянең төньягында җиңелүе турында хәбәр килә. Чиркәүдә шул хөрмәткә тантанага әзерләнәләр. Полиция шефы Скарпиа керә, ул качкын Анджелоттины эзли. Шымчысы Сполетта белән аларның качкынның монда булуына дәлилләре бар. Дәлилләрнең берсе - Аттаванти гербы белән җилпәзә. Ул аны Тосканы көнләштерү өчен куллана. Скарпиа үзе дә Тоскага гашыйк.
Гыйбадәт башлана. Скарпиа Каварадоссидан котылып Тосканы үзенке итмәкче.

II пәрдә
Фарнезе сарае
Фарнезе сараенда Наполеон армиясен җиңү хөрмәтенә тантана бара. Полиция дә шушында беренче катта урнашкан. Скарпиа уйга баткан. Ул жандарм Скьярронены Тоскага язу тапшырырга җибәрә, үзе Сполеттадан хәбәр ала. Шымчы Каварадоссиның өен астын-өскә китереп эзләсә дә, Анджелоттины тапмаган, Тосканы гына күргән. Ул Каварадоссины кулга алып сарайга алып кайткан. Тосканың җиңү хөрмәтенә башкарган җыры ишетелә, ә сөйгәнен Скарпиа кабинетына китерәлә. Сорау алулар нәтиҗә бирми. Тоска кергәч, Каварадосси кызга Скарпиага ни күрүен әйтмәскә куша. Скарпиа рәссамны икенче бүлмәгә озаттыра - аны жандармнар һәм палач Роберти җәзалый.

Скарпиа Тоскадан сорау ала башлый. Ул башта сөйгәне кушканча, дәшми. Әмма камерадан Каварадоссиның ыңгырашканы ишетелә башлагач, Анджелоттиның бакчадагы коега яшеренгәнлеген әйтмичә булдыра алмый. Җәзаланган Каварадосси Скарпиа кабинетына китерелә. Ул Тосканың үзенең дустын сатканлыгын аңлый. Маренгода Наполеона җиңүе турында хәбәр килә. Рәссам иреккә дан җырлый. Скарпиа рәссамны ябып куярга һәм иртән җәзалап үтерергә боера.

Скарпиа Тоска белән сөйләшә башлый. Кыз сөйгәнен коткару хакына барысына да ризалаша. Скарпиа Каварадоссины үтерергә боерык бирелгәч, аңа әзерләнгән булып кыланырга кирәклеген аңлата. Ул Сполеттаны чакырып күрсәтмәләрен җиткерә, Тоска белән сөйгәненә Римнан чыгып китәргә рөхсәт кәгазьләре тутыра. Әмма ул Тоскага борылган мизгелдә кыз аңа кинжал кадый.

Флория кулларын юа, Скарпианың бансыз кулларыннан рөхсәт кәгазьләрен ала, ике ягына шәмнәр куя да чыгып китә.

III пәрдә
Сант-Анджело мәйданы
Римда Сант-Анджело замогы түбәсе. Каварадосси бирегә китерелеп җәзалап үтерелергә тиеш була. Аңа үлемгә әзерләнергә аз гына вакыт бирелә. Ул Тоскага соңгы хатын яза. Ул "E lucevan le stelle" ("В небе звезды горели") ариясен башкара. Тоска килә. Ул рөхсәт кәгазьләрен күрсәтә, барысын да сөйләп бирә. Гашыйклар мәхәббәт дуэты башкаралар. Тоска Каварадоссины җәзалаган булып күрсәтәчәкләрен аңлата, әмма бу чын үтерү булмаячак, алар качачаклар.

Сполетта солдатларны алып керә. Аталар. Каварадосси егыла. Солдатлар китә. Тоска сөйгәне янына тезләнә. Ул Скарпианың алдавын шунда гына аңлый: патроннар чын була, Каварадосси үлеп ята. Каварадоссиның үле гәүдәсе янында елаган хатын солдатларның әйләнеп килүен ишетми кала. Солдатлар Скарпианың үтерелгәнлеген күргәннәр. Сполетта Тосканы тотарга тырыша, әмма кыз аны этеп җибәрә, замок түбәсеннән аска ташлана.



Блог ТАГТОиБ им М.Джалиля