Шагыйрь мәхәббәте

Шагыйрь мәхәббәте

Музыка Резеда Ахиярова

Опера 2 пәрдәдә  (12+)  
РЕНАТ ХАРИС ЛИБРЕТТОСЫ


МУЗЫКАЛЬ ҖИТӘКЧЕ һӘМ ДИРИЖЕР ВИКТОР СОБОЛЕВ (Санкт-Петербург)
ӘСӘРНЕ СӘХНӘЛӘШТЕРҮЧЕ һӘМ СӘХНӘНЕ БИЗӘҮ ПРОЕКТЫ АВТОРЫ
МИХАИЛ ПАНДЖАВИДЗЕ (МӘСКӘҮ)
КИЕМНӘР БУЕНЧА РӘССАМ ОЛЬГА ДЕВКИНА (Әстерхан)
ХОРМЕЙСТЕР - Татарстаның халык артисткасы, Россиянең һәм Татарстанның атказанган сәнгать әшлеклесе
НУРИЯ ДУРАЕВА
БИЮЛӘРНЕ - Татарстанның атказанган сәнгать әшлеклесе ФӘНИС ИСМӘГЫЙЛЕВ КУЙДЫ

2006 ЕЛНЫ СӘХНӘЛӘШТЕРЕЛДЕ


Кыскача эчтәлек

Беренче пәрдә
Беренче күренеш

Казанда Тукай яшәгән "Болгар" кунакханәсе номеры. Әллә төштә, әллә өндә аның күз алдында еракта калган балачак күренешләре жанлана. Менә ул әле һаман да нәни Апуш.
Мин бит бу! Чит бусагада торам.
Аягым бозга катып...
Шул туңуларның суыгы
Әле дә миндә яши,
Әле дә күземнән кипми
Синең, Апуш, күз яшен.
Менә Печән базары пәйдә була. Монда сату-алу ыгы-зыгысы. Халык арасында бала күтәргән р карт күзгә чалына: ул баланы асрамага бирмәкче. Шагыйрь йөрәген ялгызлык тойгысы биләп ала.
Күз яшең дә кипмичә
Егълап вафат булдың, әни!
Гаиләсенә жиһанның
Ник китердең ят кеше?
Үпкәненнән бирле, әнкәй,
Иң ахыры кәррә син.

------------------------------------ Икенче күренеш ---------

Газета редакциясе. Зур бүлмәдә редакция хезмәткәрләре язу белен мәшгуль. Алдагы өстәлләрнең берсендә Фатыйх язып утыра.
Тукай килеп керә. Ул сизелерлек дулкынланган. Фатыйх ижат иткән нәсердән: "Чәчәкләр китерегез мина, энҗе чәчәкләр” дигән сүзләрне ишетеп калган Тукай, дустын хыялыйлыкта гаепли.
Зәйтүнә белен Бәдрижиһан Тукайны күрү нияте белән редакциягә киләләр. Тукай, кызларны чакырып китергән өчен, Фатыйхка үпкәсен белдерә. Ул үзе бәхетсез булганга, йөрек серен сөйгәненә ачып бирә алмый - аны да бәхетсез итүдән курка.
Йөрәгемдә гүзел ялкын,
Ул дөрли, вә мин сүнәм.
Үлде рух яшрен сөюдән,
Ала алмаган наздан.
Ни өчен сон, син, Ходаем,
Язмышка шулай яздын?

Өченче күренеш
Хыял дулкыннары Тукайны тагын сихри дөньяга, бу юлы әкияти урманга алып кереп китә. Шагыйрь курайда көй суза... Карангылыктан Шүрәле пәйда була.
Ah, йөрәгем! Биләп алды
Өзелеп сагыну хисе...
Искә төште балачагым,
Чирәме аның, кары...
Уйнап-уйнап та туймаган
Балачак уеннары.
Шүрәле Тукайны олылар уйнаган уеннарны татып карарга өнди. Менә урман эче төрле гүзәл пәри кызлары белән тула, алар Тукайны үз әйләнәсенә тарталар. Бу "пәри туен" Газраилнең барлыкка килүе туктата. Аның яраннары - төрле чир ияләре. Газраил шагыйрьгә кизәнә.
Бие, Тукай, биеп кал,
Тиздән бии алмассың,
Менә минем кулымда
Синең язмыш тамгасы.

Тукай куркып уянып китә.
Йа, Хода, сакла мине!


Антракт
_______________Икенче пәрдә____________________________

Дүртенче күренеш
Яңадан газета редакциясе. Ишегалдында балалар Нардуган әйләнәләр. Тукай килеп чыга. Бала-чага аны шатланып каршы ала. Фатыйх шау-шуны туктата. Тукай Фатыйхың аны Зәйтүнә белән кавыштыру омтылышына киртә куймыкчы. Ул Зәйтүнәне үлеп яратса да, беркайчан йөрәген ачмас.

Бәхетсез итүдән куркам
Гүзәллек фәрештәсен...

Зәйтунә күрена. Тукай тиз генә чыгып китә. Тукайның аннан качып йөрүе Зәйтүнәне борчый: ул бит шигырьләрендә мәхәббәтен яшерми...

Ай кояштан качкан кебек
Нигә, нигә кача ул?
Зәйтүнә Тукай артыннан йөгереп чыгып китә. Кире әйләнеп кайта. Аны чиксез моң-сагыш баскан.
Жанымны давыллап
Нинди көч агыла?
Нинди көч, нинди хис,
Нинди ут кабына?
Суынам, кабынам,
Суьнам, кабынам,
Нигә мин билгесез
Язмышны сагынам?

Бишенче күренеш

Шәрыкъ клубының зур залы. Бирегә халык күңел ачарга дип килгән. Париждан канкан биючеләрен чакыртын алганнар. Зәйтүнә дә залда. Ул кемнедер көтә, эзли...
Тукай белән Фатыйх керә. Тукайның күңеленә кичәдәге чолганыш ошамый. Ул чыгып китмәкче, Фатыйх залга мөрәжәгать итеп, Тукайны туктата... Тукай яңа шигырен укый.

Әмма ләззәтле дә сон,
Яшрен газап.
Яшрен газап, яшрен яну!
Бар микән, белмим, моны
Миннән бүтән,
Миннән бүтен аңлаучысы!

Зәйтунә алга чыгып Тукайга чәчәк суза.
Тукай аңа сихерләнеп карап тора, чәчәккә һәм Зәйтүнәнең кулына кагыла.

Кулың синең шундый йомшак,
Шундый жылы,
Мин белмәгән әллә нинди
Көчләр тулы.
Курыксам да кулларыңа
Мин кагылды -
Жаным буйлап мин сагынган
Хис агылды.
Әйләнеп китте башларым -
Очтым, очтым,
Жәннвт жиле иңнәремнән
Мине кочты.

Күренешнең калган дәвамы шагыйрьнең татлы хыялында гына бара. Кинәт бәхетле гашыйклар арасын Газраил бүлә. Өметләр өзелә.
Сөюем ташып торса да,
Йөрегем сиңа ашкынса да,
Син янымда яшәсәң дә,
Бәхетебез ачмый капка,
Син бер якта, мин бер якта,
Сөйгән ярым!...

Алтынчы күренеш

Пристань. Пароход китәргә тора. Халык төркем-төркем пароходка агыла. Кешеләр ташкыны иксез-чиксез. Монда Зәйтүнә дә бар. Ул борчулы. Күзләре кемнедер эзли. Ул сөйгәне, мәхәббәте белен мәңгегә аерыла...

Идел суы дулкын-дулкын,
Ник дулкынлана икән?
Йөрәгем тулы дулкыннар,
Ник йөрәк яна икән?

Пароходның китү сигналы яңгырый. Өметләр өзелә. Зәйтүнә пароходка менә.

Тукай берүзе "Болгар" номерында.

Идел суы дулкын-дулкын... Идел суы дулкын-дулкын... Идел суы...
Гомер нуры өзелергә тора... Кабынырга өлгермичә сүнә..
Юк, дөньяда мәхәббәт барында, әле син яшисең, әле син кеше.
Йөзеп китсәң дә син,
Очып китсәң дә син
Мәхәббәттән кала якты эз.
Мәхәббәтсез кеше жирдә
Кеше түгел.
Мәхәббәтсез кеше һәрчак бәхетсез.
Безгә ахыргача бәхеткә
Юл ача "Мин яратам!"
Дигән ике сүз.


Аерылу салкынын юк итә Мәңгелек мәхәббәт ялкыны! Мәңгелек мәхәббәт ялкыны!



Блог ТАГТОиБ им М.Джалиля