Набукко

Набукко

Музыка Джузеппе Верди

Опера 2 пәрдәдә  (12+) 
Ф.Солерлибреттосы 

Куелышның музыкальҗитәкчесе - Стефано Романи (Италия) 
Сәхнәгә куючы режиссер - Ефим Майзель (США) 
Куючы рәссам - Виктор Герасименко 
Хормейстер - Любовь Дразнина 

2018 елгы куелыш 


Кыскача эчтәлек 

Вакыйга безнең эрага кадәр VI гасырда Иерусалимда бара 

Вавилон патшасы Навуходоносорның (Набукко) гаскәре Иерусалимны камап алган. Калада яшәүчеләр Соломонхрамына җыелганнар. Иерусалимның беренче изгесе, Захарияпәйгамбәр, кешеләрнекотыласына ышандыру өчен Навуходоносорның кызыФененакамалучылар кулында икәнен әйтә. Ул Иерусалим патшасының туганнан туганы Измаилга гашыйк– аның динен кабул иткән. Измаил килә. Ул Иерусалим гаскәренең җиңелүен хәбәр итә. Халык Аллаһка ялвара. Захариягына котылачакларына ышана. Ул Фененабелән Измаилга фатыйхасын бирә. 

Халыктаралыша. Фененабелән Измаил хатирәләргә чума. Кайчандыр Иерусалимның Вавилондагы илчесе ИзмаилФененабелән танышып, яшьләр бер-берсенә гашыйк булган. Бәхетле чаклар артта калган. Хәзер аларны ни көтә?Храмга Абигайль - Навуходоносорның колдан туган кызы керә.Аны Вавилон гаскәриләре озата бара. Абигайль Фенена белән Измаилга бәддога укый, апасыннан ата-баба диненә хыянәте өчен үч алачагын әйтә. Абигайль да Измаилга гашыйк. Бергә булсалар,ул Измаилны коткара алачак янәсе.Измаил ризалашмый. 

Храмга халык җыела. Араларында Захариябелән аның сеңлесе Анна да бар. Барысы дакуркып Навуходоносорны көтә. Сакчылары белән Вавилон патшасы керә. Захария басып алучыларга ләгънәт укый. Фенена Навуходоносор белән Захария арасына ташлана. Навуходоносор кызының кыланышына ачулы. Захария җиңелүчеләргә карата патша аяусыз булса, Фененаны үтерәчәген әйтә. Измаиланы туктатып, Фененаны хатыны дип игълан итә. Навуходоносор храмны җимерергә, җиңелүчеләрне богаулап алып китергә боера. 
Вавилон. Абигайль бүлмәсе. Үзенең никахсыз туган бала икәнлеген белгән Абигайльнең эчендәүч кайный: үзе югында идарә итәргә әтисе аны түгел, Фененаны билгели. Вавилонның баш жрецы керә. Абигайль кебек ул да вәзгыятьтән риза түгел – әсирләр һаман да исән, Фенена аларны бөтенләй азат итәргә дә мөмкин. Жрец Абигайльга Фененаны алып ташлап, тәхеткә утырырга куша: "Вавилон белән син идарә итәргә тиеш!"- ди. 

Сарай базындагызиндандаЗахарияХодайгаялвара. Шулукбазда башка тоткыннар да җәфа чигә, күбесе Измаилны хыянәттә гаепләп, бәддога укый. Измаилның акланулары нәтиҗә бирми.Аны Анна яклап чыга.Шау-шу ишетеп Фенена керә. Аның артыннан Навуходоносорның каравыл башлыгы Абдаллокереп ашыгыч хәбәрен җиткерә: яшерен сүз куешу турында билгеле булган, заговорчылар тиздән бирегә киләчәк. Абдалло Фененаны качарга үгетли. Әмма соң инде – керүчеләр Фененаны һәм тоткыннарны камап алалар. Абигайль керә, янында – жрецлар һәм сугышчылар. Алар тоткыннарның җәзалап үтерелүен таләп итәләр һәм Абигайльне  Вавилон идарәчесе дип игълан итәләр. Шул мизгелдә җиңеп кайткан Навуходоносор пәйда була. Ул Абигайль сузылган таҗын алып башына кия. Җиңүләре белән ләззәтләнгән Навуходоносор үзен Аллаһка тиңләмәкче. Кинәт яшен ялтырап, Навуходоносорның таҗын йолкып ата,Вавилон патшасы аңын җуя.Абигайльтантана белән таҗга үрелә. Хыялы тормышка аша – улВавилон патшасы… 

Вавилонның элмә бакчаларындаАбигайльрәхәтлек кичерә. Еракта Иерусалим тоткыннарын озаталар. Баш жрец Ваала тәхет залында тоткыннарга һәм Фененага үлем карары әзерли. Навуходоносорны китерәләр. Аның акылы алышынып тора: ул вакыты-вакыты белән саташа. Патшаның саташкан чагыннан файдаланып, Абигайль үлем карарын имзаларга бирә. Аңына килгән мизгелләрдә Навуходоносор тәүбә итә, Абигайльне аның туу тарихын сөйләү белән куркыта, яраткан кызы Фененаны чакырта. Абигайль бирешми. Тоткыннарны җәзалау башлану турында хәбәр ителә. Абигайль Навуходоносорны кулга алырга боера. 

Тоткыннар җәза башлануын көтә. Җырларында - сагыш. Захария илдәшләрен нык булырга өнди, Вавилонның җимереләчәген әйтә. 

Навуходоносор бикләнгән бүлмә. Тәрәзә аша тоткыннарны һәм Фененаны җәза урынына китерүләре ишетелә. Патша Ходайга ялвара башлый, могҗиза – ул аңына килә. Навуходоносор бүлмәсенә патшаның сугышчылары һәм аңа тугры Абдалло керә.Алар ярдәмендә Навуходоносор яраткан кызы коткарырга ташлана. Тоткыннарның алгы рәтендә  ЗахариябеләнФенена бара. " Навуходоносорга дан!" дигән тавышлар ишетелә. Сугышчылары белән Вавилон патшасы пәйда була. Ул кылычы белән баш жрецка ташлана, Ваала сынын җимерә. Фенена коткарыла, Иерусалим тоткыннары да ирек ала.Абигайльүз-үзенә кул сала. 


Блог ТАГТОиБ им М.Джалиля