Трубадур

Трубадур

Музыка Джузеппе Верди

Опера 2 пәрдәдә  (12+)    
С.Каммарано и Л.Э.Бардаре  шул исемдәге  трагедииясе буенча А.Г.Гутьеррес либреттосы 
  
Куелышның музыкаль җитәкчесе - ВАСИЛИЙ ВАЛИТОВ (Италия) 
Сәхнәгә куючы режиссер - ЕФИМ МАЙЗЕЛЬ (США) 
Рәссам  - ВИКТОР ГЕРАСИМЕНКО (Германия) 
Хормерйстер - ЛЮБОВЬ ДРАЗНИНА 

2015 елгы куелыш 


Кыскача эчтәлек

Беренче пәрдә
Яшь граф ди Лунаның замогы янындагы каравылчы посты. Феррандо, каравыл башлыгы, каравылчыларны уята. Төннәрен герцогиня леонораның ишек төбендә йөргән граф күреп алмасын дип кисәтә. Солдатлар аннан графның абыйсы турындагы серле вакыйганы сөйләвен сорыйлар. Каравылчыларның йокысын качыру өчен феррандо ризалаша:
“Карт граф ди Лунаның ике улы була. Караңгы төннәрнең берсендә кече улының бүлмәсенә чегән хатыны керә дә, баланы сихерли. Малайны бәхет көтә дип ышандырырга тырышса да, чегәнне куып җибәрәләр. Озакламый малай авырый башлый. Сихерчене тотып яндыралар. Аның кызы Азучена әни өчен үч алырга ант итә. Җәза төнендә ул замокка кереп, граф улын бишектән алып утка ташлый. Карт граф озак яшәми, үлгәнче кече улының үлнәнлегенә ышанмый. Үләр алдыннан олы улына энесе өчен үч алырга кушып калдыра. Шул көннән бирле яшь граф чегән кызын эзли – таба алмый”. Феррандо: “Сихерче карчыкның җаны төрле кыяфәткә кереп дөнья буйлап йөри”, дип тә өсти. Төн уртасы җиткәнлеген белдереп сәгать суга, куркынган солдатлар һәм Феррандо китә.
Леонора бакчасы. Төн. Леонора сөйгәне трубадур Манриконы көтә. Ахирәте Инеска трубадурга булган мәхәббәте турында сөйли. Соңгы җыр ярышында ул бөтен көндәшләреннән өстен чыккан, хәзер көнсаен кызның тәрәз төбендә җырлый. Инес ахирәтенә егетне онытырга киңәш итә, аның күңеле сизә: бу мавыгулары кызны харап итәргә мөмкин. Кызлар замокка кереп китәләр. Караңгылык эченнән трубадурның серенадасы ишетелә. Җыр тавышын ишетеп, бакчага леонорага гашыйк ди Луна керә. Леонора йөгереп чыга, ул графны сөйгәне белән бутый. Ай яктысында ялгышын аңлап ала. Агачлар арасыннан трубадур чыга. Граф кан дошманы Манриконы таный. Манрико Арагониядән куылган була. Ди Луна дошманын дуэльга чакыра. Көндәшләр китәләр, Леонора аңын югалтып егыла.
Тауларда чегән таборы. Таң беленә. Учак янында – чегән кызы Азучена һәм ул уллыкка алган Манрико. Егетне ул яңа гына дуэльда алган яраларыннан дәвалаган. Азучена явыз кешеләр утта яндырган әнисен юксынып елый. Үч алу теләге белән ярсыган Азучена утка граф улы урынына үз улын аткан була. Ә граф улын үзенеке кебек үстергән. Әнисенең үлеме өчен үч алынмаган, моны Манрико эшләргә тиеш. Манриконың дусты Руис Леонораның монастырьга китәргә җыенуын хәбәр итә, ул трубадурны үлгән дип белә. Манрико Азучена белән хушлашып Леонора янына ашыга.
Төн. Монастырь янына граф ди луна һәм Феррандо җитәкчелегендәге солдатлар отряды килеп туктый. Алар монашка әверелгәнче Леонораны урламакчы булалар. Граф часовнядан чыгып килгән кызга ташлана. Аның юлын Манрико белән дуслары бүлә. Леонора Манрико кочагына атыла.
Икенче пәрдә
Граф ди Луна лагере. Алар манрико леонораны яшергән крепостьны камап алганнар. Солдатлар лагерь янында уралып йөргән карчыкны тотканнар. Феррандо графның кече улын утка ташлаган чегәнне танып ала. Азучена Манриконы чакыра. Граф чегәнне ябып куярга, аннары утта яндырырга боера.
Замок часовнясы. Манрико белән Леонора алтарьга җыеналар. Руис кереп, графның Азученаны тоткарлавын һәм җәзаларга җыенуны хәбәр итә. Манрико Руис белән бергә ярдәмгә ашыга.
Кастеллоре замогы алды. Караңгы төн. Япмаларга төренгән Руис белән Леонора керә. Руис Манрико ябылган каланчаны күрсәтә.леонора сөйгәне хакына граф хатыны булырга әзер, тик ул Манриконы коткарсын. Граф ризалаша, ә Леонора яшертен генә агу эчә.
Җир асты базы. Манрико Азученаны тынычландыра. Алар иректәге чакларын сагыналар. Леонора керә, ул Манрикога коткарылган булуы турында хәбәр итә. Ул Леонораны үзе белән китәргә өнди, әмма Леонора замокка кайтырга тиешлеген әйтә. Манрико үз ирегенең кызның сафлыгы хакына сатып алынган дип аңлап Леонораны каргый. Леонора егетне үзенең гөнаһсызлыгына ышандырып, качуын сорый. Манрико аны куалый. Леонорага агу тәсир итә башлый, ул егетнең кулларына ава.
Граф ди луна керә, ул яңа гына үз хатыны булган Леонораныэ үле гәүдәсен дошманының кулларында күрә. Ярсыган граф Манриконы җәза мәйданына озаттыра, үзе Азученаны тәрәз янына алып килеп үтерелгән Манриконы күрсәтә. “Бел. Бу минең энең! Әни, мин үч алдым”, ди Азучена һәм егыла.



Блог ТАГТОиБ им М.Джалиля