Театрның бүгенгесе

театр3.jpg

Муса Җәлил исемендәге Татар академия дәүләт опера һәм балет театры – Россиянең иң эре музыкаль театрларының берсе, ул дөнья һәм Россия күләмендәге, шулай ук, татар милли музыкаль мәдәнияте традицияләрен саклаучы булып тора.

Театр бинасы 1956 елда төзелгән (архитекторлар – Скворцов һәм Гайнетдинов). Аның фасадлары һәм эчке бизәлеше заманча неоклассицизм стилендә һәм классик формалар татар милли бизәкләре, декоратив-гамәли элементлар белән килешеп тора. 2005 елда театр бинасы капиталь төзекләндерелде. Төзекләндерелгән бина техник яктан Европа стандартларына туры китереп җиһазландырылган, хәзер биредә катлаулы сценографияле, ут эффектлары кулланыла торган новатор спектакльләр куярга мөмкин.   

Театра репертуарын формалаштыру антология принцибы буенча бара. Аның нигезен дөньякүләм музыкаль театры шедеврлары, рус классикасы һәм Татарстан композиторларының күренекле әсәрләре алып тора. Соңгы елларда тормышка ашырыла торган халыкара проектлар заманча музыкаль театр тенденцияләреннән калышмаска ярдәм итә.

См.:   "FORBES" журналының театр турында мәкаләсе

Театрның административ-сәнгати үзенчәлеге - “баш” режиссёр, балетмейстер һәм рәссамның булмавы, моның уңай ягы – иҗади амбицияләр көрәше һәм үз биләмәләренә конкурентларын кертергә теләмәгән “баш”лар монополиясе юк. Театрда, илдә беренчеләрдән булып, опера һәм балет труппасы җитәкчеләре билгеләнде, алар спектакль куймыйлар, бары тик театрның сәнгати һәм административ сәясәтен генә тормышка ашыралар. 

Эшнең бу тәртиптә оештырылуы театрның сәнгати чикләре киңәйтә, димәк, тамашачы ота – ул вакыт сынавын узган сыйфатлы опера һәм балет шедеврларын күреп һәм тыңлап ләззәтләнә ала. Контракт системасы һәм гастролерларны чакыру практикасын актив куллану бары тик югары дәрәҗәдәге башкару осталыгына ия булганнар белән бары тик тулы залларда (зал 96 процентка тула) эшли алу мөмкинлеге тудырды. Хәзер бер генә спектакль дә, хәтта милли репертуар да, чакырылган башкаручыларсыз үтми.   Бер спектакль дә бер үк состав белән ике мәртәбә кабатланмый, димәк һәр куелыш премьерага тиңләшә ала.   

1994  елдан бирле театр ел саен Европа илләре буйлап (Голландия, Германия, Австрия, Швеция, Швейцария, Люксембург, Португалия, Дания, Франция, Бөекбритания һб.) халыкара гастроль турлары уздыра, чит ил тамашачысына елына 120ләп спектакль күрсәтелә.


Театр сезоны сентябрьдән июльгәчә дәвам итә, сезонның "кульминация" нокталары -  февраль һәм май айлары – Федор Иванович Шаляпин исемендәге Халыкара опера фестивале и Рудольф Нуриев исемендәге халыкара классик балет фестивале.

Блог ТАГТОиБ им М.Джалиля