Белов Артем

Белов Артем Татарстанның атказанган артисты
Халыкара конкурслар лауреаты

1995 елда Казан хореография училищесын тәмамлый һәм М.Җәлил исемендәге татар академия дәүләт опера һәм балет театрының балет труппасына кабул ителә.
2001 елдаКазанда узган балет артистлары конкурсы лауреаты була һәм Рудольф Нуриев фонды призына ия була, 2002 елда - «Арабеск»конкурсының II премия лауреаты, В.Васильев һәм Е.Максимова призлары иясе, «Культура» телеканалы призына да ия була.
Труппа составында Европа илләренә даими гастрольләргә чыга.

Репертуарында:

Принц, Дроссельмеер («Щелкунчик»),
Принц Дезире, Зәңгәр кош («Спящая красавица»),
Принц, Козгын («Карсылу һәм җиде кәрлә»),
Граф Альберт, Урманчы Ганс («Жизель»),
Тибальд, Меркуцио («Ромео һәм Джульетта»),
Тореро, Коррехидор («Кармен-сюита»),
Яшь егет («Шопениана»),
Ротбардт, Па-де-труа («Аккош күле»),
Шүрәле, Былтыр, Утлы Шайтан («Шүрәле»),
Эспада, Болеро («Дон Кихот»),
Шахрияр, Сөекле кол («Мең дә бер кичә»),
Йосыф («Йосыф кыйссасы»),
Конрад, Исаак Ланкедем, Бирбанто («Корсар»),
Пер Гюнт («Пер Гюнт»),
Солор, Бөек Брамин («Баядерка»),
Франц («Коппелия»),
Спартак, Батиста, Красс («Спартак»),
Модест («Анюта») һәм башкалар.


Пресса

ЛЮДИ ТЕАТРА. Артем Белов: «Нужно уметь делать что-то через “не могу” и “не хочу”»

Назад в раздел


Блог ТАГТОиБ им М.Джалиля