Барышникова Алсу

Барышникова Алсу 1997 елда Н.Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясен, 1999 елда – «концертмейстерлык» белгечлеге буенча (җитәкчесе – проф. Ю. Ю. Сокольская) ассистентура-стажировка тәмамлады.
1994 елда, студентка килеш, театрга концертмейстер итеп чакырыла. Бүгенгәчә шунда эшли.
Концертмейстерның репертуарында – 1994 елдан бирле театрда барган опералар, шул исәптән, Дж.Вердиның "Аида", Дж.Пуччининың "Богема", М.Мусоргскийның "Борис Годунов", " В.Моцартның “Тылсымлы флейта", "Дон Жуан", П.Чайковскийның "Евгений Онегин", Ж.Бизеның "Энҗе эзләүчеләр", "Кармен", Р.Ахиярованың «Шагыйрь мәхәббәте», Г.Доницеттиның «Лючия и Ламмермур», Дж.Пуччининың «Мадам Баттерфляй», Дж.Вердиның "Набукко", П.Чайковскийның "Пиковая дама", Дж.Вердиның "Реквием", "Риголетто", "Трубадур", "Травиата", Дж.Пуччининың "Тоска", Н.Римского-Корсаковның "Патша кәләше" һәм башкалар.

Россия күләмендәге һәм халыкара вокалистлар конкурсларында концертмейстер сыйфатында даими катнаша, жюри тарафыннан аның профессионализмы билгеләп үтелә.

Театрдагы төп эшчәнлегенә өстәп, концертларда актив чыгыш ясый. Соңгы 15 елда 60 концертта катнашкан, Т.Богачева, В.Богачев, В.Ганиева, М.Якупов, Ю.Борисенко, О.Мачин, Р.Үзбәкова, Л.Гобәйдуллина, В.Васильев, А.Шаһиморатова, М.Дьяков, Х.Герзмава, И.Джиоева, О.Кондина, В.Самсонов, И.Борко, Р.Николаева, П.Иванова, М.Миура, Маттео Ли һәм башкаларның концертларында концертмейстер буларак чыккан.

Композиторов И.Байтирәк, Н.Фомин, Ш.Шәрифуллин, Б.Мөлеков, Р.Әхияроваларның күп кенә әсәрләрне беренче башкаручы. Чыгышлары радионың фонд язмаларында саклана.

1997 елдан бирле Казан дәүләт консерваториясендә укыта (концертмейстерлык классы). А.Барышникованың чыгарылышы арасында концертмейстерлар халыкара конкурслары лауреатлары да бар.

А.Барышникова эшчәнлегенең тагын бер җаваплы юнәлеше – чит телдәге спектакльләрне синхрон тәрҗемә белән тәэмин итү. обеспечение синхронных переводов спектаклей на иностранных языках. В.Моцартның «Фигаро туе», Дж.Вердиның «Травиата» һәм «Риголетто», Дж.Пуччниның «Мадам Баттерфляй» операларына Алсу Барышникова үз тәрҗемәләрен әзерләде.


Назад в раздел


Блог ТАГТОиБ им М.Джалиля