Церерина Зоя
Халыкара конкурслар лауреаты
Түбән Новгород дәүләт консерваториясен 1999 елда (доц. С. Лившина классы) тәмамлый. 2000 – 2007 елларда – «Санкт-Петербургъ Опера» Дәүләт камера музыкасы театры солисткасы, 2007 елдан - М.Җәлил исемендәге татар академия дәүләт опера һәм балет театры солисткасы. Мәскәү, Санкт-Петербург, Верона, Дрезден халыкара конкурслары лауреаты и дипломанты. АКШта, Голландиядә, Франциядә, Бөекбританиядә, Кипрда гастрольләрдә була. Костомукша халыкара камера сәнгате фестивалендә, “Санкт-Петербург сарайлары” фестивалендә, Казанда Шаляпин опера фестивалендә катнаша. Репертуарында: Любаша («Патша кәләше» Римский-Корсаков), Полина («Пиковая дама» Чайковсий), Керубино («Фигаро туе» Моцарт), Фенена («Набукко» Дж.Верди), Кармен («Кармен» Ж.Бизе), Маддалена («Риголетто» Дж.Верди), Сузуки («Мадам Баттерфляй» Дж.Пуччини) һәм башкалар. |
Назад в раздел