Борисенко Юрий

Борисенко Юрий Россиянең атказанган артисты
Татарстанның халык артисты

1971 елда Новосибирск консерваториясен тәмамлап, Новосибирск опера театры сәхнәсендә чыгыш ясый.
1973 елдан – М.Җәлил исемендәге татар академия дәүләт опера һәм балет театры солисты.

Театрның Чехословакия, Германия, Голландия, Бельгия, Дания, Франция, Швейцария, Польша гастрольләренә катнаша.

Репертуарында 60тан артык партия, шул исәптән - М.Җәлил исемендәге татар академия дәүләт опера һәм балет театры сәхнәсендә башкарылганнар:
Борис Годунов («Борис Годунов», М.Мусоргский),
Тегермәнче («Русалка», Даргомыжский),
Кончак, Галицкий («Князь Игорь», Бородин),
Мефистофель («Фауст», Гуно),
Алеко («Алеко», Рахманинов),
Гремин («Евгений Онегин», Чайковский),
Дон Базилио («Севилья чәчтарашы», Дж.Россини),
Собакин (“Патша кәләше” («Царская невеста»), Н.А.Римский-Корсаков),
Спарафучиле, Монтероне («Риголетто» Дж.Верди) һ.б.

1980 елдан Н.Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясендә укыта, 2005 елдан - профессор.

Назад в раздел


Блог ТАГТОиБ им М.Джалиля