Ившин Юрий
Татарстанның атказанган артисты
1994 елда Санкт-Петербург консерваториясен, 1996 елда шул ук консерваториянең аспирантурасын (СССРның халык артисты артисты Ирина Богачева классы) тәмамлый. Печковский исемендәге халыкара конкурсының гран-при иясе (1993 ел), Вроцлава конкурсының III премия лауреаты (Польша, 1994 ел). 1994 ел – Михайловский театры солисты (Санкт-Петербург). 1996 елда Афиныда Моцартның «Дон Жуан» (режиссер Р. Раймонди) һәм Россининың «Севильский цирюльник» операларын сәхнәләштерүдә катнаша. 2006 елдан – М.Җәлил исемендәге татар академия дәүләт опера һәм балет театры солисты; Шаляпин фестивальләрендә, театрның премьераларында һәм репертуардагы спектакльләрдә катнаша. Англиядә, Италиядә, Германиядә, Грециядә, Япониядә гастрольләрдә була. Репертуарында: Фигаро («Севилия чәчтарашы» Дж.Россини), Жермон («Травиата» Дж.Верди), Эскамильо («Кармен» Ж.Бизе), Набукко һәм Риголетто, Дж.Вердиның шул исемдәге операларыннан, Зюрга («Энҗе эзләүчеләр » Ж.Бизе), Граф ди Луна («Трубадур» Дж.Верди), Папагено («Тылсымлы флейта» В.Моцарт) һәм башкалар. |
Назад в раздел