Якупов Мунир

Якупов Мунир Татарстанның халык артисты

1978 елда Н.Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясенең вокал факультетын (В.А.Воронов и М.Ф.Кольцов классы). Шул ук елны М.Җәлил исемендәге татар академия дәүләт опера һәм балет театрына кабул ителә.
1989 елда Мәскәү консерваториясендә СССРның халык артисты, Мәскәүнең Большой театры солисты Евгений Нестеренкода стажировка үтә.
Мөнир Якупов театра труппасы белән Россия шәһәрләре (Омск, Томск, Әстерхан, Сочи, Ростов, Смоленск, Тамбов, Пенза, Оренбург һ.б.) буйлап һәм Европа илләренә даими гастрольләргә чыга.

Репертуарында:

Марулло («Риголетто» Дж.Верди),
Барон («Травиата» Дж.Верди),
Фальк («Летучая мышь» И.Штраус),
Шонар («Богема» Дж.Пуччини),
Сыщик («Башмагым» Җ.Фәйзи),
Бай («Кара йөзләр» Б.Мөлеков),
Грязной («Патша кәләше» Н. А. Римский-Корсаков),
Скарпиа («Тоска» Дж. Пуччини),
Хан («Алтынчәч» Н. Г. Җиһанов),
Ишназаров («Җәлил» Н.Г.Җиһанов),
Томский («Пиковая дама» П.Чайковский),
Рангони («Борис Годунов» М.Мусоргский),
Эскамильо («Кармен» Ж. Бизе),
Фатыйх ("Шагыйрь мәхәббәте" Р.Ахиярова) һәм башкалар.

М.А.Якупов А.Бакировның «Тукай» операсында Тукай партиясен (1974 ел, дирижер – Н.Г.Рахлин, концерт башкаруында), Б.Мулюковның «Сөембикә» операсында Сафагәрәй партиясен (дирижер – И.Лацанич, концерт башкаруында) беренче башкаручы була.

Назад в раздел


Блог ТАГТОиБ им М.Джалиля