Смирнова Светлана

Смирнова Светлана Татарстанның атказанган артисты

1990 елда Казан дәүләт консерваториясен тәмамлап М.Җәлил исемендәге татар академия дәүләт опера һәм балет театрына кабул ителә.
М. Глинки исемендәге Бөтенсоюз вокалистлар конкурсы дипломанты (Белгород), М.Глинки исемендәге халыкара конкурс дипломанты һәм өмет призы иясе (Алмата, 1991).
М.Җәлил исемендәге татар академия дәүләт опера һәм балет театрының Европа гастрольләренә һәм халыкара Шаляпин фестиваленә катнаша.
М.Җәлил исемендәге татар академия дәүләт опера һәм балет театрының «Фигаро туе» (Марцелина, 2002), «Набукко» (Анна, 2003) халыкара проектларында катнашты.

Репертуарында:

Марфа («Патша кәләше» Н.Римский-Корсаков),
Мими («Богема» Дж.Пуччини),
Донна Эльвира («Дон Жуан» В.Моцарта),
Марцелина («Фигаро туе» В.Моцарт),
Анна («Набукко» Дж.Верди),
Джованна («Риголетто» Дж.Верди),
Баш жрица («Аида» Дж.Верди) һәм башкалар.
Соңгы елларда иҗади эшчәнлеген театр труппасы мөдире вазыйфасы белән бергә алып бара.

Назад в раздел


Блог ТАГТОиБ им М.Джалиля