Ганеева Венера

Ганеева Венера Россиянең һәм Татарстанның халык артисткасы
Татарстан Республикасының Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты

1982 елда Казан дәүләт консерваториясен тәмамлый (В.Лазько классы) һәм М.Җәлил исемендәге Татар академия дәүләт опера һәм балет театры труппасына кабул ителә.
Репертуарында – лирик-колоратуралы сопраноның төп партияләре: Виолетта («Травиата» Дж.Верди), Джильда («Риголетто» Дж.Верди), Розина («Севильский цирюльник» Дж.Россини), Норина («Дон Паскуале» Г.Доницетти), Мюзетта («Богема» Дж.Пуччини), Марфа («Патша кәләше» Н.Римский-Корсаков), Кар кызы («Кар кызыа» Римский-Корсаков), Алтынчәч (Н.Җиһанов шул исемдәге операсы), Сәрвәр («Башмагым» Җ.Фәйзи) һәм башкалар.
Татарстанда, Россиядә һәм чит илләрдә актив концерт эшчәнлеге алып бара. Опера сәнгате белән беррәттән эстрадада уңышлы чыгыш ясый – дөнья һәм милли классик музыкасын, романсларны, татар һәм рус халык җырларын башкара. Салих Сәйдәшевның Г.Камал исемендәге татар дәүләт академия театрында куелган “Зәңгәр шәл” музыкаль драмасындагы Мәйсәрә роле белән үзен көчле драма артисткасы итеп күрсәтә алды.
1999 елдан - профессор, Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетының вокал кафедрасы мөдире.

Назад в раздел


Блог ТАГТОиБ им М.Джалиля