Гатина Гульнора
![]() Уку елларында консерваториянең опера студиясе спектакльләрендә катнаша. Консерваториянең ТР атказанган сәнгать эшлеклесе, профессор Ринат Халитов җитәкчелегендәге «Татарика» халык уен кораллары оркестры солисты. Оркестр белән Россия шәһәрләрендә, Казахстанда, Төркиядә һәм Кытайда гастрольләрдә чыга. Вокал конкурслары һәм фестивальләре лауреаты. «ТӨРКСОЙ» халыкара төрки мәдәнияте оешмасының Опера көннәрендә Татарстан Республикасын тәкъдим итә (Төркия, Кипр, 2011 ел). 2012 елның сентябрендә М.Җәлил исемендәге Татар академия дәүләт опера һәм балет театра труппасына кабул ителә. Театр сәхнәсендә башкарган партияләре: Ксения ("Борис Годунов" М.Мусоргский), Бәдриҗиһан ("Шагыйрь мәхәббәте" Р.Әхиярова), Фраскита ("Кармен" Ж.Бизе). |
Назад в раздел