Казаков Михаил

Казаков Михаил Россиянең атказанган артисты
Татарстанның халык артисты
Ирина Архипова фонды премиясе иясе (2002)

2001 елда Н.Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясен (Г.Ластовка классы) тәмамлый.
Иҗади карьерасын М.Җәлил исемендәге татар академия дәүләт опера һәм балет театры сәхнәсендә башлады һәм аның төп солистларының берсе булып тора.
Эре халыкара конкурслар лауреаты: М. Глинки (1999 ел) һәм
Тулуза (2000 ел) конкурсларының Гран-при иясе, П. Чайковский исемендәге (2002 ел) һәм Пекин (2002 ел) конкурсларының I премия лауреаты, Е. Образцова (1999 ел) һәм М. Каллас (Афины, 2001 ел) конкурсларының II премия лауреаты.
2001 елдан Большой театрның опера труппасы солисты.
Актив концерт эшчәнлеге алып бара, Россиянең һәм Европаның дәрәҗәле сәхнәләрендә чыгыш ясый - Санкт-Петербург филармониясе, Мария театры, Мәскәү консерваториясенең Зур залы, Концертгебау һәм Карре залы (Амстердам), Мегарон залы (Афины), ЮНЕСКО залы (Париж), Европа парламенты залы (Страсбург) һәм башкалар.
2003 елда Тель-Авивның Яңа Израиль операсында Захарий партиясен ("Набукко") башкарды. 2004 елда Вена дәүләт операсында дебюты - В. А.Моцартның "Дон Жуан" операсында Командор партиясе (дирижер Сейджи Озава).
2004 елның сентябрендә Саксон дәүләт операсының (Дрезден) "Дон Карлос" спектаклендә Бөек инквизитор партиясен башкарды.
2004 елның ноябрендә Вашингтон милли операсында, Пласидо Доминго чакыруы буенча, Дж. Вердиның "Трубадур" спектаклендә Феррандо партиясен башкарды.
2004 елның декабрендә Рейн Немецкой операсы спектакльләрендә Гремина партиясен ("Евгений Онегин"), 2005 елның май-июнендә Рамфис ("Аида") партиясен башкарды.
2006 елда Монпельеда Раймонд ("Лючия ди Ламмермур") партиясен (дирижер Энрике Маццола) башкарды, Гетеборгта Дж. Вердиның Реквиемын башкаруда катнашты.
2006-07 елларда Льеж Король операсында һәм Саксон дәүләт операларында - Рамфисны, Саксон дәүләт операсында и Рейн Немец операсында Захарийны җырлады.
2007 елда Мәскәүнең П.И. Чайковский исемендәге Концерт залында С. Рахманинова "Алеко" һәм "Франческа да Римини" операларының концерт башкаруында катнашты. (РНО, дирижер Михаил Плетнев).
Шул ук елны Парижның "Гаво" Концерт залында "Крещендо" музыка фестивале кысаларында чыгыш ясады.
2008 елда Люцерна (Швейцария) фестивалендә Санкт-Петербург дәүләт филармониясе симфоник оркестры белән чыгыш ясады (дирижер Юрий Темирканов).
"XXI гасыр баслары", "Ирина Архипова тәкъдим итә...", "Селигерда музыкальные кичәләр", М. Михайлова исемендәге халыкара опера фестивале, "Парижда рус музыкаль кичәләре", "Охрида җәе" (Македония), С. Крушельницкая исемендәге Халыкара опера сәнгате фестивале, Казандагы Шаляпин исемендәге һәм башка музыкаль фестивальләргә катнаша


Репертуарында:

Король Рене ("Иоланта" П. Чайковский),
Хан Кончак ("Князь Игорь" А. Бородин),
Борис Годунов ("Борис Годунов" М. Мусоргский),
Захария ("Набукко" Дж. Верди),
Гремин ("Евгений Онегин" П. Чайковский),
Банко ("Макбет" Дж. Верди),
Досифей ("Хованщина" М. Мусоргский),
Дон Базилио ("Севилия чәчтарашы" Дж. Россини),
Бөек инквизитор ("Дон Карлос" Дж. Верди),
Тегермәнче ("Су кызы" А. Даргомыжский),
Рамфис ("Аида" Дж. Верди),
Филипп ("Дон Карлос" Дж. Верди),
Мефистофель ("Мефистофель" А. Бойто),
Пимен ("Борис Годунов" М.Мусоргский) һәм башкалар.



Назад в раздел


Блог ТАГТОиБ им М.Джалиля