Шагимуратова Альбина

Шагимуратова Альбина Россиянең атказанган артисткасы
Татарстанның халык артисткасы
Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты
Халыкара конкурслар лауреаты
"Алтын битлек" һәм "Casta Diva" премияләре лауреаты

Альбина Шаһиморатова – драматик колоратуралы уникаль опера җырчысы, сопрано, кабатланмас тембрлы тавышы һәм үзенчәлекле башкару осталыгы белән ул дөньякүләм таныла алды. Чиста, саф, гаҗәеп төгәл яңгыраш, "бельканто" стиле белән кушылган музыкаль фикерләү һәм драматик образны психологик яктан нечкә тоемлау – Альбина Шаһиморатованың визит карточкасы шул. Аның дөньякүләм опера репертуарындагы иң катлаулы партияләрне дә югары дәрәҗәдә башкару осталыгы елдан-ел таныла бара, тамашачысы артканнан-арта. Нью Йорк Tаймс, Лондон Таймс, Opera News, Reppublica (Италия) кебек мәртәбәле басмалар татар сандугачын күкләргә күтәреп мактаган язмалар бастыра. Танылган дирижерлар аның музыкаль талантын югары бәялиләр, профессиональ музыкантлар карьера үсеше юрый.
Альбина Шаһиморатова 1979 елда Ташкентта туа. Музыкага тартылган гаилә кызларын биш яшеннән үк музыка мәктәбенә фортепиано классына укырга бирә. Альбина балачактан ук әтисенең баян уйнавына кушылып татарча җырлап үсә. Советлар Союзы таркалгач, гаилә Казанга күчеп кайта, Альбина И.В.Әүхәдиев исемендәге Казан музыка училищесының хор дирижерлыгы бүлегенә укырга керә (1994-1998 еллар.), аннары укуын Н.Г.Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясендә дәвам итә (1998-2001 еллар). Нәкъ шушы чорда Альбинаның вокаль таланты ачыла да инде, ул опера сәнгатенә гашыйк була һәм опера башкаруы серләренә өйрәнә башлый. Алга таба җырчы П.И.Чайковский исемендәге Мәскәү консерваториясенең вокаль факультетын (профессор Г.А. Писаренко классы. 2001-2004 еллар) һәм аспирантура (2004-2007 еллар) тәмамлый, АКШта "Хьюстон Гранд Опера" Яшьләр опера студиясендә стажировка уза (2006-2008 еллар). Альбина хәзергәчә камилләшә бара, үз алдына елдан-ел зуррак таләпләр куя. АКШта стажировка узган җырчы М.Җәлил исемендәге татар академия дәүләт опера һәм балет театрына эшкә чакырыла.
Альбина Шаһиморатованың тәүге казанышлары буларак түбәндәге уңышларын билгеләп үтәргә мөмкин:
«Санкт-Петербург» Бөтенроссия опера җырчылары конкурсы лауреаты, Ф. Виньяс исемендәге халыкара вокалистлар конкурсы лауреаты (Испания – 2005 ел), М. Глинки исемендәге вокалистлар халыкара конкурсында (Чиләбе-2005 ел) һәм П.И.Чайковский исемендәге XIII халыкара конкурста (Мәскәү-2007 ел) җиңү. Альбина Шаһиморатованың танылуы нәкъ менә П.И.Чайковский исемендәге конкурстагы I премия һәм Алтын медальдән башланды да инде. Ул Зальцбург фестиваленә – Моцартның “Тылсымлы флейта” операсында гаҗәеп катлаулы Төн патшабикәсе роленә чакырыла.
Әлеге 2008 елгы тантаналы дебюттан соң иң эре опера сәхнәләре яшь җырчы белән кызыксына башлыйлар, Альбина Шаһиморатова Милан театрa La Scalaда, Нью-йоркның Metropolitan Operaсында, Лос-Анджелес Oперасында, Сан-Франциско Операсында, Чикаго Лирик операсында, Лондон Король операсы Covent Gardenда, Вена Дәүләт операсында, Хьюстон Grand Operaсында , Берлин Немец Операсында һәм Англиянең Глайндборн опера фестивалендә җырлый. Джеймс Конлон, Зубин Мета, Патрик Саммерс, Рафаэль Фрюбек де Бургос, Петер Шнайдер, Адам Фишер, Владимир Юровский, Антонино Фольяни, Робин Тиччиати, Владимир Спиваков кебек танылган дирижерлар белән хезмәттәшлек итеп, җырчының иҗади тормышы тагын да байый. Репертуары да зурая, сопрано өчен булган гаҗәеп партияләр саны арта бара: Төн патшабикәсе («Тылсымлы флейта» В. А. Моцарт), Лючия («Лючия ди Ламмермур» Г. Доницетти), Джильда («Риголетто» Дж. Верди), Адина («Любовный напиток» Г. Доницетти), Виолетта Валери («Травиата» Дж. Верди), Фламиния («Лунный мир» Гайдн), Аккош-патшабикә («Салтан патша турында әкият» Н.A. Римский-Корсаков), Шемахан патшабикәсе («Алтын әтәч» Н.A.Римский-Корсаков), Донна Анна («Дон Жуан» В.А.Моцарт), Әминә («Сомнамбула» В. Беллини), Людмила («Руслан һәм Людмила» M.Глинка), Антонида («Иван Сусанин» М. Глинка), Мюзетта («Богема» Дж. Пуччини). Альбина Шаһиморатованың чыгыш ясау графигы берничә ел алдан билгеләнгән. Чит ил театрлары белән актив эшләве җырчыга Россиядә еш чыгыш ясарга мөмкинлек бирми, кызганыч, әмма Альбинаның уңышлары ватандашлары тарафыннан күрелми калмый, аның “алтын тавышына” гашыйклар артканна-арта бара.
2009 елның февралендә Альбина Шаһиморатовага "Татарстан Республикасының халык артисты" дигән мактаулы исем бирелә. 2011 ел җырчының таланты үз ватанында танылуын раслаган берничә вакыйга белән әһәмиятле: аның беренчесе - Альбина Шаһиморатова Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты булса, икенчесе - Альбина Россиянең “Алтын битлек” милли театр премиясенә лаек була, өченчесе – Россиянең Дәүләт академия Большой театрының тарихи сәхнәсенең ачылыш тантанасында М. И. Глинкиның "Руслан һәм Людмила" премьерасында Людмила роле аңа ышанып тапшырыла.
Бүген аның укытучылары һәм остазлары - бөек җырчы Рената Скотто һәм педагог, Россия Большой театры каршындагы Опера җырчыларының яшьләр программасы җитәкчесе Дмитрий Вдовин. 2012 елның февралендә Opus Arte тавыш яздыру компаниясе B.A Моцартның Lа Scala Милан театрында куелган “Тылсымлы флейта” спектакленең DVD дискын чыгарды. Төн патшабикәсе ролендә – кабатланмас тавышлы Альбина Шаһиморатова.
Альбина Шаһиморатова – гаҗәеп талантлы һәм масштаблы актриса, үзендә шәрыкъ һәм көнбатыш карашын берләштерә алган шәхес. Башкару осталыгын камилләштерү юлында очраган авырлыклар карамастан, ул рухи сафлыгын җуймаган, холкын ныгыткан. Альбина кебек чиста күңелле, тирән эчтәлекле зур шәхесләр тулы канлы, гаҗәеп тирән образлар тудыра ала.
                                                                             

Рәсми сайты www.albinashagimuratova.com

Назад в раздел


Блог ТАГТОиБ им М.Джалиля