Владимир Яковлев

Владимир Яковлев Россиянең һәм Татарстанның атказанган артисты (1996, 1980)
“Душа танца” (“Бию рухы”) призы лауреаты

1996 елда А.Я.Ваганова исемендәге Ленинград хореография училищесын тәмамлап, Муса Җәлил исемендәге Татар академия дәүләт опера һәм балет театрына солист буларак кабул ителә.
Театрда балет солисты буларак Владимир Яковлев Шамакай Шут “Аккош күле” («Лебединое озеро»), Исаак Ланкедем («Корсар»), Нурали “Бакчасарай фонтаны” («Бахчисарайский фонтан»), Бенволио («Ромео һәм Джульетта»), («Ромео и Джульетта»), Журден («Мещанин во дворянстве»), Патша («Конек-Горбунок»), Пана “Вальпургиев төне” («Вальпургиева ночь»), Петр Леонтьевич («Анюта»), Шүрәле (Фәрит Яруллинның “Шүрәле” балеты) һәм башкалар гаҗәеп образлар тудыра
1988 елда В.А.Яковлев баш балетмейстер вазыйфаларын башкаручы итеп билгеләнә. 1989 елдан бүгенге көнгәчә – театрның балет сәнгате җитәкчесе. Димәк, театр репертуарын, спектакльдә башкаручылар составын, яңа әсәр куелганда сәхнәләштерүче төркемне дә ул сайлый. Казан балетының яңа профессиональ югарылыкка күтәрелүе труппаның сәнгати-административ җитәкчелеген тормышка ашырган В.А.Яковлевка бәйле дисәк, арттыру булмас. Соңгы 15 елда театр даими рәвештә Көнбатыш Европага (Голландия, Франция, Австрия, Швейцария, Германия, Бельгия һ.б.) гастрольләргә бара, спектакльләр тамашачыда зур уңыш казана.
1993 елда Казан хореография училищесы ачылуда да В.Яковлевның өлеше зур, ул берничә ел биредә сәнгать җитәкчесе һәм педагог булып эшли.
Муса Җәлил исемендәге опера һәм балет театры сәхнәсендә «Щелкунчик» (1999), «Йокыга талган гүзәл» (2003), «Шүрәле» (2000), «Коппелия» (2007), «Белоснежка һәм җиде гном» (2009, Казан хореография училищесы белән уртак проект) балетлары В.Яковлев редакциясе һәм куелышында бара.

Владимир Яковлев – Татарстанның мәдәни бренды булган Рудольф Нуриев исемендәге Халыкара классик балет фестивален башлап җибәрүчеләрнең берсе һәм фестивальнең сәнгать җитәчесе.

2009 елда В.А.Яковлев иҗади эшчәнлегенең 40 еллыгын һәм театрның сәнгать җитәкчесе постындагы 20 еллыгын билгеләп үтте. 

Пресса:

Владимир Яковлев: "Я ложусь спать - думаю о театре, просыпаюсь - опять о нем. Театр - моя добровольная Голгофа"
Интервью газете "Вечерняя Казань" : "Про Нуриева, Шурале и французские лифты"
Интервью газете "Время и деньги"
Интервью ИА "Татар-информ"


Назад в раздел


Блог ТАГТОиБ им М.Джалиля