Рәүфәл Мөхәммәтҗанов

Рәүфәл Мөхәммәтҗанов

Россия Федерациясенең атказанган мәдәният хезмәткәре
“Почет билгесе” ордены кавалеры
“Душа танца” (“Бию рухы”) призы лауреаты


1981 елдан бирле Муса Җәлил исемендәге Татар академия дәүләт опера һәм балет театрының директоры
1988 елда театрның сәнгати-административ төзелешенә реформа ясап, Россиядә беренчеләрдән булып опера һәм балет сәнгате җитәкчеләре вазыйфасын кертте. Контракт системасы һәм гастролерларны чакыру практикасын актив куллану репертуардагы көндәлек спектакльләрне дә фестиваль югарылыгына күтәрде, театрның халыкара фестивальләрендә Россия һәм чит операсы йолдызларының чыгышлары артты.
1982 елда үзенең Ф.Шаляпин исемендәге опера фестивален оештыру идеясен тормышка ашырды. Бөтенроссия статусы белән туган фестиваль 1991 елда халыкара дип атала башлады. 1987 елда Рәүфәл Мөхәммәтҗанов Казанда классик балет фестивальгә нигез салды. Баштарак бөтенроссия фестивале буларак башланып, 1993 елда ул халыкара статусын алды, 1993 елда Рудольф Нуриев ризалыгы белән, аның исемен йөртә башлады.
2000 елдан бирле Рәүфәл Мөхәммәтҗанов чит ил спектакль сәхнәләштерү төркемнәре белән иҗади баглагышлар булдырды, нәтиҗә буларак, уникаль халыкара проектлар туа тора. Әлеге эшчәнлек театрга ел саен Көнбатыш Европа буйлап (Нидерландлар, Бельгия, Германия, Швейцария, Франция, Бөекбритания, Люксембург, Дания, Испания, Португалия һәм башкалар) балет һәм опера труппаларының чыгышларын оештырырга мөмкинлек бирә, чит ил тамашачысына елга 120 опера һәм балет спектакле күрсәтелә. 2005 елда «Щелкунчик» балеты иң яхшы сәхнә куелышы буенча AVR02 Нидерландлар телевизион каналының Гран-Приена ия була.
Рәүфәл Мөхәммәтҗанов репертуарны антология принцибында төзү тәкъдиме белән чыга, ягъни, нигезен дөнья күләмендәге музыкаль театр шедеврлары, рус классикасы, шулай ук, Татарстан композиторларының танылган әсәрләре тәшкил итә. Рус театры сәнгате шедеврларын саклаган хәлдә, Россиядә беренчеләрдән булып, музыкаль театр сәнгатенең алтын фондына кергән спектакльләрнең куелышы һәм декорация бизәлеше үзгәртелә. Рус театры сәнгатенең шедеврларын саклау һәм музыкаль театр сәнгатенең алтын фондына кергән әсәрләрен яңарту белән беррәттән дөньякүләм музыкаль театрының казанышы булган заманча әсәрләр дә сәхнәләштерелә.
Рәүфәл Мөхәммәтҗанов тырышлыгы белән театр Татар композиторларының әсәрләрен дә куя - Л.Любовскийның “Йосыф кыйссасы” балеты 2006 елда Россиянең Дәүләт премиясенә ия булды, Р.Әхиярованың “Шагыйрь мәхәббәте” операсы М.Җәлил исемендәге театр тарихында беренче мәртәбә Россиянең “Алтын битлек” милли театр премиясенә биш номинация буенча тәкъдим ителгән иде (2008). Татарстан республикасының халык артисты Әхмәт Агади Габдулла Тукай роле өчен “Операда иң яхшы ир-ат партиясе” номинациясендә премиягә лаек булды.
Реконструкциядән соң театрның техник яктан югары дәрәҗәдә җиһазландырылуы спектакль сәхнәләштерү өчен заманча музыкаль театр сәнгатенең бөтен яңалыкларын кулланырга мөмкинлек бирә. 1991 елдан башлап театрдагы бөтен спектакльләр үз телендә башкарыла.
Рәүфәл Мөхәммәтҗанов – Россиянең атказанган мәдәният хезмәткәре. Театр сәнгате үсеше өлкәсендәге казанышлары өчен “Почет билгесе” ордены белән бүләкләнде (1986), “Балет” журналы тарафыннан гамәлгә куелган “Бию рухы” призы лауреаты (“Балет рыцаре” номинациясе). Халыкара менеджмент академиясе гамәлгә куйган “Ел менеджеры–2002” Россия конкурсы җиңүчесе (“Мәдәният” номинациясе буенча).


Назад в раздел


Блог ТАГТОиБ им М.Джалиля