Анюта

Анюта

Музыка Валерий Гаврилин

Балет 2 пәрдәдә (12+)
А.П.Чеховның «Анна на шее» хикәясе буенча А.Белинский һәм В.Васильев либреттосы.
ВЛАДИМИР ВАСИЛЬЕВ хореографиясе һәм куелышы

Музыкаль җитәкче һәм дирижер – Ренат Салаватов
Балетмейстер ассистенты - Кирилл Шморгонер (Самара)
Педагог-репетиторлар - Елена Кострова, Владимир Яковлев
Россиянең атказанган рәссамы Белла Маневич (1922-2002) сценографиясе
Яңартучы рәссам – Владимир Самохин

2011 елгы куелыш


Кыскача эчтәлек
Провинциаль шәһәр укытучысы Петр Леонтьевич өч бала белән тол кала: Аннасы җиткән кыз, уллары Петя белән Андрюша кечерәкләр.
Петр Леонтьевич хатынын юксынып, кайгысын еш кына аракы белән юа башлый.
Карт чиновник Модест Алексеевич Анна Петровнаны яучылый. Ачлы-туклы авыр тормыштан туйган кыз, гаиләсен ачлыктан коткару өчен, кияүгә чыгарга ризалаша.
Анюта беренче мәхәббәте булган ярлы студент белән хушлашып Модест Алексеевич йортына күченә. Ләкин хыяллары бик тиз челпәрәмә килә: ире саран, кырыс, вакчыл, хатынының туганнарына булыша торган түгел.
Раштуа җитә. Бәйрәм балында Анюта кунакларны үзенең яшьлеге, матурлыгы, зирәклеге белән әсир итә.
Бөтенесе Модест Алексеевичның яшь хатынының игътибарын яуларга тырыша. Барин Артынов та, офицерлар да, ниһаять, галиҗәнап үзе дә Анна Петровнага мөкиббән. Көтелмәгән игътибардан Анютаның башы әйләнә.
Провинциаль шәһәрнең югары катламы күрсәткән игътибар барысын да – нәфрәт тудырган ирен дә, эчкече атасын да, бәхетсез энеләрен дә, яшьлек гыйшкын да оныттыра.
Модест Алексеевич хатыны матурлыгын ничек файдаланып булганын тиз чамалап ала да, аның кыланышларын күрмәмешкә салыша башлый. Карьера һәм җәмгыятьтәге урыны аның өчен мөһимрәк. Ул Изге Анна ордены белән бүләкләнә, хатынына гашыйклардан тагын башка “рәхим-шәфкатьләр” көтә.
Бурычка баткан Петр Леонтьевичның калган мал-мөлкәтен дә тартып алалар, үзен уллары белән бергә яңа ел алдыннан урамга куып чыгаралар.



Блог ТАГТОиБ им М.Джалиля