Пер Гюнт

Пер Гюнт

Музыка Эдвард Григ

Балет 2 пәрдәдә (12+)
Георгий Ковтун хореографиясе һәм либреттосы

Сәхнәгә куючы балетмейстер - Георгий Ковтун (Санкт-Петербург)
Куючы рәссам - Андрей Злобин (Киев)
Костюмнар буенча рәссам - Анна Ипатьева (Киев)

2003 елгы куелыш


Кыскача эчтәлек
I акт
Хэгстад утарында барысы да Мас Мон белән Ингридның туена әзерләнә. Музыкант скрипкада уйный, кызлар-егетләр бииләр, пешекчеләр табын кора. Биючеләр арасында кәләш – Ингрид та бар.
Пер Гюнт керә. Бу хыялый яшь егет. Пер биючеләр арасына барып керә. Башкаларны этә-төртә, үзенең осталыгын күрсәтмәкче. Ингридның кияве - Мас Мон Перның кыланышларынна риза түгел, ул Перны биючеләр арасыннан куып җибәрә. Бию дәвам итә.
Пер үпкәләгән: беркемнең дә аның белән сөйләшәсе килми. Игътибарны үзенә җәлеп итәр өчен ул җеннәр турында сөйли башлый. Мавыгып сөйләгән мизгелендә Сольвейг керә. Перны күреп кыз бер күрүдә гашыйк була. Перда да Сольвейгка карата хисләр уяна…
Әмма Пер Сольвейг белән бии алмый, кыз уңайсызланып аның чакыруын кире кага һәм китеп бара.
Пер кызлар арасында бии. Егетнең әнисе Озе кирә. Ул бердәнбер кадерле улын мәгънәсезлектә гаепләп ачулана.
Туй кызганнан кыза. Үзен Ингридка ошый дип уйлаган Пер кәләш тирәсендә чуала башлый. Ингрид аның игътибарын елмаеп кабул итә. Кияү белән кәләш биюендә Пер яшьләргә комачаулый йөри-йөри дә, Ингридны урлап авылдан чыгып кача. Озе белән Сольвейгтан башкалар аларны куа китәләр…
Таң. Ачулы Пер Гюнт сукмак буйлап килә. Туй күлмәге кигән Ингрид аны туктатырга тырыша.
Мас Мон һәм аның иярченнәре килеп чыга. Ингрид Мас Моннан кичерүен сорый, мәсхәрәләнгән ир-ат аны кире кага. Ингрид Пердан үч алырга ант эчә: ул аны гомер буе эзәрлекләячәк һәм үзе кебек үк бәхетсез итәчәк.
Шаман йоласы башкарыла: Ингрид Яшел Кызга әверелә. Ул үч алырга әзерләнә.
Пер Гюнт ялгыз. Ул ирекле. Аның ниндидер зур эшләр башкарасы килә. Максаты – тормышта үз урынын табу.
Пер ял итергә утыра. Караса, тау сукмагыннан яшел күлмәкле кыз төшеп килә. Бу - Ингрид, ул хәзер Ронд кыялары хакиме Довр картының кызы. Пер Яшел кызга сокланып туялмый. Бии-бии кыз аны Ронд кыялары арасына алып керә.
Тәхет залы. Корольне сарай әһелләре - тролльләр, ярканатлар һәм төрле җен-пәриләр урап алган. Яшел кыз әтисен кияве Пер Гюнт белән таныштыра. Пер Гюнт король булырга хыяллана. Әмма Довр карты Перга үз шартларын ирештерә. Тролльләр хакимнең әмере буенча Перга койрык тагыла. Туй алды мәҗлесе башлана. Музыка яңгырый, бөтенесе бии. Пер алар арасында. Егетнең күзләре ачыла башлый: кәләш аңа элеккечә гүзәл булып күренми. Ниһаять, кайда эләккәнен һәм үзенә нинди язмыш әзерләнгәнен аңлап ала: ул ят дөньяда шушы коточкыч җан ияләре белән хакимлек итәчәк.
Пер тролльләр арасыннан ычкынырга азаплана. Койрыгын өзеп ата. Ронд таулары короле Пердан вәгъдәсен үтәвен таләп итә – ул аның кызына – Яшел кызга өйләнергә тиеш.
Ерактан чиркәү чаңы ишетелә. Тролльләр куркып качып бетәләр. Сольвейг керә. Бәхетле Пер Гюнт белән Сольвейгның очрашуы.

II акт
Пер Гюнт карт әнисе Озе янында яши. Әнисе борчыла. Улы кайчан өйләнер? Әни кеше карт бит инде, озак яшисе калмаган…
Пер бәхетле. Аны өендә Сольвейг көтә, әмма егетнең алдына пәри баласы тоткан Яшел кыз чыга. Ул баланы Перның улы ди. Сольвейг Перны алып китмәкче була, арага Яшел кыз керә. Пер үзенә гаилә бәхете язмаганын аңлый: Сольвейг белән аның арасында яшьлек гөнаһлары тора.
Пер хушлашып та тормыйча, Сольвейгны ташлап китә. Сагышка баткан кыз аны көтеп кала.
Озе үлем түшәгендә. Пер әнисе белән хушлаша да, юлга кузгала. Аңа үзен эзләп табарга кирәк…
Пер су төбе патшалыгында. Диңгез төбе шулкадәр матур. Пер өчен үткәннәре бары тик хатирә генә. Пер Диңгез кызын – Диңгез хакиме кызын очрата. Пер гүзәллегенә сихерләнеп, кыздан күзен ала алмый.
Гашыйк Пер вакыт исәбен дә югалта. Диңгез хакиме үз патшалыгында яшәүчеләр белән таныштыра. Барысы да Перны шатланып каршы ала. Әмма Сольвейг турындагы уйлары аны биредәге рәхәтлекләрдән айнытып җибәрә. Ул үзенә бүләк ителгән энҗе-мәрҗәннәрдән дә, гүзәл Диңгез Кызыннан да баш тартып кача. Арыган Перны дулкын ярга ташлый.
Пер җирдә дә, диңгездә дә үз кирәген табалмады. Аның күккә ашасы гына калды. Фәрештәләр аны күккә алып менә.
Картайган Пер Күк кызы Анитраны очраткач, йөрәгендә яңадан сөю уты кабына. Ниһаять, ул теләгенә иреште. Күкләргә менеп ул Дөнья патшасы булачак. Әмма мәкерле Күк Кызы аңа картлыгын исенә төшерә һәм югала. Пер ялгызы кала. Ул чарасыз: тормышы мәгънәсез узылган, тормыш максаты – рәшә. Көчсезләнгән, үлеменә әзерләнгән Пер янына Фәрештәләр белән бергә Озеның җаны килә. Ул улына җиргә кайтырлык көч бирә.
Пер Гюнт кабат Хэгстадта. Кабат көй яңгырый. Яшьләр бии. Башка буын яшьләре…
Картайган, йончыган, алама киемле Пер Гюнт кайчандар үзе ташлап киткән утарга кайтып егыла. Барысы да таныш түгел юлчыны сәерсенеп күзәтә. Пер бәхетле: ул туган җирендә.
Алан буйлап сукырайган Сольвейг килә. Ул Перны һаман да көтә. Сольвейг гомере буе көткән көннең җиткәнен сизенә: Пер биредә, ул үзен көтеп картаеп беткән кеше янына кайткан. Пер сөйгәненең кочагына ташлана. Ул үкенечләрен аңлатырга азаплана. Перны кочаклаган Сольвейг бәхетле. Ул талчыккан Перны тынычландыра.


Эскизы декораций, костюмов, фотогалерея от Андрея Злобина и Анны Ипатьевой


Блог ТАГТОиБ им М.Джалиля